КЫЕКЛА’У ф. сөйл. 1) Кыек ясау, кыек итү. Буровой вышкаларын тәгәрмәчләр куеп, рельстан тәгәрәтеп йөриләр, скважиналарны кыеклап бораулыйлар. Ш.Бикчурин. Чәчәкне кыеклап кисү кулайрак. Серле календарь

2) к. кыегаю (2 мәгъ.)

Кыеклап җибәрү Бераз кыеклау

Кыеклап китү Кинәт кыеклау. Авып барган озын чыршы, кыеклап китеп, төбе черек булган каен өстенә килеп төшә ---. Н.Хәсәнов

Кыеклап тору Әледән-әле кыеклау

Кыеклый башлау Кыекларга тотыну. Тормыш юлы бер кыеклый башласа, аны турайту кыен була дип укыганым бар. С.Рәфыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә