КЫЕКЛАТУ ф. 1. Кыек, авыш итү. Зәңгәр конвертның тышында эре хәрефләр белән кыеклатып язылган адрес. Г.Бәширов. Пропеллерның калаклары кыеклатып ясалганга күрә, әйләнгән чакта ул һаваны бораулап, көрәп артка ташлый. С.Баттал 2. кыеклатып рәв. мәгъ. к. кыеклап. Кыеклатып искән әче җилгә каршы асфальт юл белән атлады ул. Э.Касыймов. [Мари Ковалы] --- хатын-кызлары итәкләре һәм изүләре чигелгән күлмәкләрен ике чугы бер якка асылынып торган билбау белән буган, кыеклатып ачык төстәге яулык бәйләгән. А.Вергазов. Амбарга төнге эшкә чаккач та, ерак басуда тары кишәрлеген утаганда да, читләтеп, кыеклатып, яшь, чибәр киленчәк белән кети-мети уйнарга теләге барлыгын аңлатырга маташып карады. Р.Мулланурова ◊ Кыеклатып әйтү Турыдан-туры әйтмичә, читләтеп, киная белән әйтү. Кыеклатып карау Шик белдерү, ышанып бетмәвен сиздерү. Кыеклатып карама, алдамадым, бер тәңкәңне генә алдым. Р.Вәлиев. [Миңнурый] Газинурга ачулы күзләре белән кыеклатып карап алды. Г.Әпсәләмов. Кыеклатып турыдан җибәрү Астыртын эшләү. [Кәримҗан:] Син башка якларны да кыеклатып турыдан җибәргәнсеңдер әле, мөгаен?.. А.Гыйләҗев Кыеклатып алу Бераз кыеклату Кыеклатып җибәрү к. кыеклатып алу Кыеклатып тору Әле, сөйләү моментында кыеклату |