КЫЕКЛАП рәв. 1) Нинди дә булса яссылыкка авышлык яисә почмак ясап. Ишектән кыеклап сузылган кояш нурлары күчеп йөриләр. К.Нәҗми. Тагын бераз гына барсалар, менеп тә җитәчәкләр. Ташлы яр, кыя турын кыеклап үтәсе дә... Н.Хәсәнов. Көчле агым аны кыеклап бик тиз теге ярга алып чыкты. Я.Зәнкиев

2) Өчпочмаклап, өчпочмак ясап. Яулыкны кыеклап бәйләү

3) күч. Турыдан-туры әйтмичә. Бусы [Линар сүзләре] инде кыеклап Алтынчәчкә дә бәрелгәндәй булды. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә