КЫЕК II с. 1. 1) Нинди дә булса яссылыкка карата авыш булган, авышлыкта торган, авышлык ясаган. Баскычларыгыз биек – меналмам, Тәрәзәгез кыек – кералмам, Каршылар чыгып алмагачтын, Өегезгә кыеп кералмам. Җыр. Шура китте, ә Алексей һаман утыра иде, алдында, теп-тере булып, кызның коңгырт кара кыек күзләре көлеп тора иде. А.Иванов. Аякларында бик һәйбәт резин итекләр, өсләрендә кыек кесә кырыйларына күн тасма куеп тегелгән өр-яңа зәңгәр телогрейка, башларында затлы мамык шәл. М.Мәһдиев 2) Чалыш, чалышайган; кыегайган. Баһау карт ат башыннан җәһәт кенә эләктереп алып, кәкре борыны белән кыек яңагын миңа төбәде. Х.Сарьян 3) Өчпочмак формасындагы. Әлбәттә, ул минем тавышны ишетмәде, мәгәр кул болгавымны күрде, үзе дә башындагы кыек яулыгын салып, ашыга-ашыга селки башлады. Х.Сарьян. [Мөнәвәрә апа] Ашык-пошык рәхмәт әйтеп, бер кулына кыек яулыгын, икенчесенә чолан почмагында сөялеп торган саженын эләктереп чыгып йөгерде. Ф.Шәфигуллин. [Тайганда] Кулны кыек яулык яисә бинт белән муенга асарга, ә аякка, кул астындагы әйберләрне файдаланып, шин салырга кирәк. Биология: кеше һәм аның сәламәтлеге 4) махс. Тәэсире, йогынтысы турыдан-туры булмаган, башка элементларны активлаштыра торган. Кыек ашлама // Читләтеп эшләнгән, нинди дә булса шартларга бәйле рәвештә салынган. Пётр I патшалык иткән чорда, туры һәм кыек салымнар биш ярым тапкыр арта ---. И.Гафаров 5) лингв. Баш килешкә карамаган, баш килеш булмаган (килешләр тур.) 6) күч. Начар, шелтәле, авыр; дөрес түгел, иҗтимагый таләпләр белән ярашмаган. Әткәйнең әнкәйгә ялгыш кына кыек сүз әйткәнен белмим мин. Б.Камалов. [Мәрҗия әби:] Юк, юк, улым, берсе хакында да кыек сүз әйтә алмыйм. Ә.Сафиуллин. Кыек юлда йөргәнемне сизенгән иде лабаса ул. В.Нуруллин 2. рәв. мәгъ. 1) Чалыш, авыш, кәкре итеп. [Чалбар төймәмне] Инде тагып бетердем дисәм, кыек тагылган бит. А.Алиш 2) күч. Гадел булмаганча, бозык, ялгыш. Саескан туры очса да, кыек яшәр. Мәкаль 3. и. мәгъ. Дөрес булмаган нәрсә. Аннары, тормышның бөтен кыегын сиңа гына турайтырга, сиңа гына төзәтергә димәгән ич?! М.Хуҗин // Гаеп, кимчелек. Рәсемнең берәр кыегы булса, башың белән җавап бирергә тиешсең бит. В.Нуриев ◊ Кыек авыз Гайбәтче. Кыек атып туры тидерү Читләтеп әйтеп үз фикереңне җиткерү, белмичә әйтеп дөресенә туры килү. Сукыр аучы кыек атып туры тидергән төсле. Әйтем. «Кыек атып туры тидерүләр» Булгалый шул кайчак... булгалый. Х.Туфан. Ләкин [Равил] кыек атып туры тидергән булып чыкты. В.Нуруллин. Кыекка саплау 1) Булсынга эшләмәү; 2) Уңай сүзне бозып, кире мәгънәгә борып аңлау яки сөйләү. Кыек килмәү Туры килү. Әмма һәр җирдә тугры килгән «яшьлек – юләрлек» мәкале безнең бала козгынга да кыек килмәде. Г.Тукай. Кыек көзге Чынлыкны, дөреслекне бозып күрсәтә торган нәрсә. Билгеле бер чорны идеологик яктан тәэмин итүче күрсәтмәләр белән эш итү әнә шулай әдәбиятның кыек көзге булуына китерде. Ф.Галимуллин. Кыек көзгедә күрү Ялгыш аңлау. Кыек куллы Урлашучан. Кыек куллы, пычак күзле, үз мәнфәгатьләре өчен бүтәннәрне бугазлап ыргытырга әзер торучыларны власть үзе эзләп тапты. А.Гыйләҗев. Кыек күз белән карау 1) Шикле итеп, шөбһәле итеп карау; 2) Читләтү, үз итмәү; игътибарсыз булу. Рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә кыек күз берлән карау азая башлады. Г.Исхакый. Кыек күрү Нәрсәне дә булса начар дип санау, начарга чыгару. Сез менә каныгу дисез. Мин бу сүзне болай аңлыйм: әгәр берәүгә каныкса, ул аның яманатын сатып йөри, аның һәр эшен кыек күрә, җай чыккан саен аңа бәйләнә. Ә.Еники. Кыек сукмак к. кыек юл. Кыек эш Начар, гадел булмаган эш. Күпме гомер итеп, әтәсенең дә, әнәсенең дә бер кыек эшен дә хәтерләмим. М.Вәлиев. Ни өчен кыек эшне фәкать Елан гына башкара ---? С.Шәмси. Кыек юл Бозык юл, ялгыш юл; бозык тормыш. Чөнки Ханәфи көн саен сәрхуш кайта, кыек юлдан чыга алганы юк, һәм болар барысы да ана кешегә ишетелеп тора. В.Нуруллин. Кыек юлга кереп киткән ир экзотик җәнлекләр, кошлар белән кызыксына башлады. Безнең гәҗит |