КЫЕК I и. 1. 1) Корылманың, өйнең кыеклап эшләнгән түбәсе. Келәт кыегы астына потлы тимер үлчәү иңсәсе элгәннәр ---. Ә.Гаффар. Урман беткән җирдә ниндидер каралты кыеклары күзгә чалынды. Х.Камалов. Елама, сабыем, кояш ызба кыегына күтәрелгәч, елга буена төшәрбез. Н.Гыйматдинова 2) Кыек түбәнең эчке почмагы. Күзгә нык ташланган нәрсә: йортлар кызыл чирәп түбәле булып, кыеклары бик текә очлы итеп, биек эшләнгән. Х.Камалов. Мин дә бит йортың янар алдыннан гына кыекка кунган бер килбәтсез кош күрдем. Н.Гыйматдинова. Әнә [йорт] кыегына «Картлар интернат йорты» дип язганнар. А.Гыйләҗев 3) махс. Авыш итеп ясалган өслек. Затвор кыегы 4) сөйл. Кисәк, ярчык, кыйпылчык. Көзге кыегы 5) диал. Тукыманы берәр нәрсә тегү өчен кискәннән соң калган вак кына кисәк, кисәк-посак. Кыеклардан җыеп ясалган бизәк 2. с. мәгъ. Кыеклардан торган. Итәк тоту өчен кыек буйлар алырга кирәк. Файдалы киңәшләр |