КЫЕГАЮ ф. 1) Кыек хәлгә килү, бер якка авышлану; кыйшаю, кыңгыраю, чалшаю. Бераздан авызы чалшаеп китте дә мыегы бер якка кыегаеп катып калды. А.Иванов. Баганалар кыегайган, читән стеналар чүккән, салам түбәләр черегән... М.Әмир. Чатан, калтыравык урындык белән бергә ул үзенең дә янтаюын, кыегаюын, ава башлавын гына тойды. Р.Мулланурова

2) күч. Бозылу, начарлану

3) күч. Үпкәләү, читләшү; ризасызлык күрсәтү. Искәрмә ясаган идем – кыегайды, кафедрага да керми башлады. Борын чөеп йөри. Х.Сарьян. «Бер сүз дә әйтергә ярамый, кыегаерга гына торалар ---», – диде рәис, тагы да ныграк кайнап. Х.Камалов

Кыегаеп утыру Күңелсезләнү, үпкәләп борын салындыру

Кыегаеп бетү Тәмам, бик нык кыек хәлгә килү. Әнә Мөгелсәмәттәйләрнең өенең почмаклары кыегаеп беткән, алай да торалар. Ф.Яруллин. Шушындый затлы сөяк тәбәнәк буйлы, сул якка каптырыла торган шәкерт бишмәте, таушалып беткән чалбар, кыегаеп беткән аяк кабы кигән. Р.Батулла

Кыегаеп калу Нинди дә булса вакыттан, сәбәптән соң кыегайган торышка килү. Зәңгәр һиндыбалар ат тояклары астында таптала. Кайберләре янтаеп, кыегаеп кала. Р.Батулла

Кыегаеп китү Кинәт кыегаю; бераз кыегаю. Ул [Миңлеасия] кайнатасының башы кыегаеп китүдән аның җан биргәнен аңлады – үксеп елап җибәрде. Г.Ахунов. Вафин ---, ничектер, кыегаеп китеп, урындыкка таянды һәм шартлап идәнгә ауды. Ф.Садриев

Кыегаеп төшү Кыегайган хәлгә килү. Капка баганалары да, исерек кеше шикелле, бер якка кыегаеп төшкән. С.Поварисов

Кыегая төшү Бераз кыегаю



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә