КЫЕГАЙТУ ф. 1) Кыек хәлгә китерү, янтайту, чалшайту, кыйшайту. Тимерче, гаепле кешедәй телен тешләп, башын әле уңга, әле сулга кыегайтып, хәйраннар булып, Мишухага беравык карап торды ---. А.Иванов. Лениза, тузган чәчле башын кыегайтып, аңа сынап карап тора башлады. Х.Камалов. Шакир, авызын кыегайтып, зәһәр генә елмаеп куйды. Р.Төхфәтуллин

2) Бозу, эчтәлеген, мәгънәсен үзгәртү. Чынлыкта, «Коръән серләре»нең сере андагы ялганнардан, аятьләрне кыегайтып тәрҗемә итүдән генә тора. Р.Батулла

Кыегайта бару Торган саен ныграк кыегайту

Кыегайта төшү Бераз кыегайту. Аннары, башын бер якка кыегайта төшеп, мандолинасына төбәлгән көе, дәртләнеп уйнап җибәрде. М.Шаһимәрдәнов

Кыегайтып алу Бераз вакытка кыегайту, кыегайткан хәлдә тоту. Ә бүген ул [Галимша] кызган башын кыегайтып алган да сигез телле тальянкада сиптерә. М.Мәһдиев

Кыегайтып бетерү Бик кыек итү, бөтенләй кыек хәлгә китерү

Кыегайтып җибәрү Бераз гына кыегайтып кую

Кыегайтып кую Кыегайтылган хәлгә китереп калдыру. --- ягулык салырга дип кыегайтып куйган лампа филтәсеннән күлмәккә гөлт итеп ут капты. Ә.Сәлах

Кыегайтып тору Даими, әледән-әле кыегайту; әле, сөйләү моментында кыегайту. Сания оялган сыман бераз башын кыегайтып торды, да, ялындырмый-нитми генә кычкырып җырлап җибәрде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә