КЫДЫРУ ф. 1) Күп йөрү, бөтен тирәлекне йөреп әйләнеп чыгу. Күп яшәгән белмәс, күп кыдырган белер. Мәкаль. Икенче көнне иртә белән Мансур әфәнденең сабакка барасы булганга, Габдулла әфәнде үзе генә берникадәр фәкыйрьләр өен кыдырмакчы булды. Г.Исхакый. Бүрек белән киңәшеп ятам да менә, бүрек миңа әйтә: син йөрерсең, тиле күркә, урман кыдырып, ди, ә яңа йортны син түгел, синең күршең салып керер, ди. Ф.Хөсни

2) Ашыктыру. [Уразаев] --- тегене печәнлектә изрәп йоклап яткан җиреннән уятып, кыдырып юл башына алып килде. Я.Зәнкиев. – Фаяз абый, мине бик кыдырып кияүгә сорыйлар, – диде. Х.Камалов

3) Эшләү, булдыру, майтару. Персидәтелдән чыгарылгач, бригадир булып җөргән булдың. Нәрсә кыдырдың инде син анда? В.Нуруллин

Кыдырып йөрү 1) Һәрберсен дә кыдыру. Аксак бүре, урыс авылларын ерактан әйләнеп үтеп, татар авылларын кыдырып йөрде. Т.Мөбарәков

2) Әле, сөйләү моментында кыдыру. Син дә мондамыни әле, Хәйрулла әфәнде? Ниләр кыдырып йөрү? В.Нуруллин

Кыдырып чыгу Бөтен җирдә булу, бер җирне калдырмыйча рәттән йөрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә