КЫБЫРСЫНУ ф. сөйл. к. кыбырсу. «Синнән генә тормый лабаса котельный кору, син бит үзеңә тиешлесен эшләдең, бинаны торгызып куйдың, нигә кыбырсынасың әле син, иптәш Сәфәров?» – дип каршы төште битараф бер уй. Г.Кашапов. Диспетчерны бимазалыйлар. Кыбырсыну, киеренке, кырыс тынгысызлык. М.Юныс

Кыбырсынып алу Бераз кыбырсыну

Кыбырсынып йөрү Һаман да кыбырсыну. Янымда попугай балыклар кыбырсынып йөри. М.Юныс. [Ректорга] --- күптән күңел түрендә кыбырсынып йөргән сорауны бирергә форсат табылды. Ватаным Татарстан

Кыбырсынып кую Көтмәгәндә, кинәт кыбырсыну; бер тапкыр кыбырсыну. Юлдаш әби утырган урынында кыбырсынып куйды. З.Хөснияр

Кыбырсынып тору Даими, әледән-әле кыбырсыну. Кыбырсынып торган таза күк айгырны җиңел пролёткага җигеп, шәһәр уртасыннан узып китүе үзе нәрсә тора! Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә