КЫБЫРСЫК с. 1. 1) Тиктормас, хәрәкәтчән. Бик җитез, кыбырсык булгангамы, Алёшка аны кәлтәгә охшата. А.Иванов. Кыбырсык бала 2) Тынгысыз. Ниләр генә күреп үсмәде безнең яланаяклы, юеш борынлы кыбырсык токым! Г.Бәширов. Шулдыр раушан чагың, И, кыбырсык җаным. Г.Сәлим. Булганына шөкер итми торган, кыбырсык җанлы кеше ул минем яшьтәшем Һабил. Р.Фәизов 2. и. мәгъ. Тынгысыз кеше. Кыбырсык ни чапмас, ни утырмас, ни тынмас. Әйтем. Дөньяда ике кыбырсык булса, берсе нәкъ менә шушы тегүче Корбангалидер, мөгаен. Ф.Хөсни ◊ Кыбырсыгын китерү Хирысын уяту, шуңа этәргеч бирү. Юк инде, дус кеше, филфакта укучы егетләрнең күбесен каләм тибрәтү кыбырсыгын китергән. М.Юныс |