КЫБЫРСУ ф. 1) Боргалану-сыргалану, борсалану, хәрәкәтләнү, хәрәкәткә килү. Үрәтник кигәвен кунган корчаңгы ат кебек кыбырсып, ярсып, билендәге кәкре кылычын тартып алды, күзләрен акайтып кычкырды ---. Ш.Шәйдуллин. Баядан бирле тамагым кипте дип кыбырсыйсың. Н.Гыйматдинова

2) Тынычсызлану, рухи тынгысызлык кичерү. Синең хатын өчен генә, бәлки, болай кыбырсып йөрмәс тә идем. Т.Галиуллин. [Разживин] Ишетәсе килмәгән сүзгә күчсәң, әңгәмәне икенчегә бора, утырган урынында кыбырсый, чәбәләнә, кирәкмәгәнгә җикеренә башлый, шулай итеп гади генә мәсьәлә дә чишелә алмаслык төенгә әйләнә. Ф.Сафин

3) Тик тормау, эшләү. Кыбырсыган кызыл кияр. Мәкаль. Кыбырсы, мыштырдасаң – премияң фыйт. С.Шәрипов

4) күч. Җилкенү, ашкыну. Аның күңеле кичә күргән гүзәл зат турында бер-бер хәбәр белергә тели, шул хакта нәрсәдер эзләп табар сыман кыбырсый, алгысына иде. М.Вәлиев

Кыбырсый башлау. Кыбырсырга тотыну. Һич тә истә-оста югында көтмәгәндә-уйламаганда алынган әлеге хәбәрдән тәмам тәкатен җуйган Гази: «Инде нишләп карарга?» – дип ут йотып кыбырсый ук башлады. М.Хәсәнов. Балаларның күздән югалуы булды, ашыгып йөреп машина астына эләгә күрмәсеннәр болар, дигән уй тагын эчтә кыбырсый башлады. Р.Төхфәтуллин. Получка алу белән күңел кыбырсый башлады. М.Юныс

Кыбырсып алу Бераз кыбырсу. Йөрәк тирәсендә нәрсәдер кузгалып, кыбырсып алды. Ф.Сафин

Кыбырсып йөрү Әле, хәзер, сөйләү моментында кыбырсу. Мин сорадыммы, берәрсе куштымы? Әллә үзеңнең кыбырсып йөрүеңме? М.Хуҗин. Баядан бирле кыбырсып йөргән бер чая хатын, сорап та тормыйча, унберенче булып чирәмгә төртелде. Н.Гыйматдинова. [Попугай балык] Тирәңдә арлы-бирле кыбырсып йөри торгач, яныңа килеп очлы борыны белән тәнеңә дә төрткәләп карый. М.Юныс

Кыбырсып кую Көтмәгәндә, кыска гына арада кыбырсу, бер тапкыр кыбырсу. «Сигналлар? Нинди сигналлар?» – дип, Зәйнагов утырган урындыгында кыбырсып куйды. Х.Камалов. Әти янә кыбырсып куйды. Ф.Шәфигуллин

Кыбырсып төшү Артык тынычсызлану. Бер исәпләсәң, кунак дип кыбырсып төшәсе дә түгел инде. Б.Камалов

Кыбырсып тору Туктаусыз, әледән-әле кыбырсу. [Габдулла] --- бераз гына кыбырсып торды да әйтеп куйды: – Шаһинур каениш, син атларга бүген дә ипи алып төшәсеңме? Р.Сибат

Кыбырсып утыру Бертуктаусыз кыбырсу. Женя исә, әллә нигә, пошынгангамы, сөенгәнгәме, кыбырсып утырды. Б.Камалов

Кыбырсып чыгу Билгеле бер вакыт арасын кыбырсып үткәрү. Никадәр генә үземне тынычландырырга азаплансам да, --- котылу юлы күренми иде. Төне буе кыбырсып чыктым. Ф.Латыйфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә