КЫБЫРҖУ ф. диал. к. кыбырсу. Әнә тәмам инде сихәтләнеп җитте дигән икенче бер йөрәк ярасы кыбырҗып маташа башлады анда... Р.Төхфәтуллин. Хәзер герман фашистлары котырына, самурайлар кылыч уйната, финнар кыбырҗый. Г.Әпсәләмов

Кыбырҗып алу к. кыбырсып алу. Төп кода урынында кыбырҗып алды. А.Хәлим

Кыбырҗып кую Кинәт кыбырҗу; бер тапкыр кыбырҗу. Газзән утырган урынында кыбырҗып куйды. Г.Әпсәләмов

Кыбырҗый башлау Кыбырҗырга тотыну. Аның йөрәге тагын кыбырҗый башлады. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә