КЫБЫРДА’У ф. сөйл. к. кыймылдау. Чыпчык кыбырдамый торалмый. Әйтем. Кыбырдаган кыр ашкан. Мәкаль Кыбырдап алу Көтмәгәндә яисә бераз кыбырдау Кыбырдап кую Бераз, кинәт кыбырдау; бер тапкыр хәрәкәт ясау. Ул [Азамат] үзенең тиресе астында Әюп пәйгамбәр тәнен кимергән кортларның кыбырдап куюын тойгандай булды. М.Кәбиров Кыбырдап тору Бертуктаусыз кыбырдау Кыбырдап утыру к. кыбырдап тору |