КЫБЫРДАТУ ф. сөйл. 1) к. кыймылдату. [Софья] Бер минут чамасы хатка карап торды, --- кипшергән иреннәрен кыбырдатып бераз укып торды. А.Иванов 2) Нәрсә булса да эшләү, хәрәкәт итү, булдыру. Теле белән тегермән тарттыра, кулы кыл да кыбырдата алмый. Н.Исәнбәт Кыбырдатып алу Көтмәгәндә яисә бераз кыбырдату Кыбырдатып карау Кыбырдатырга тырышу. Бармак очларында кан йөгергән сыман булгач, кулларын кыбырдатып карады [Рөстәм Газизович]. М.Кәбиров Кыбырдатып кую Бераз, аз гына, бер тапкыр кыбырдату Кыбырдатып тору Бертуктаусыз, әледән-әле кыбырдату |