КҮШЕК и. фар. 1) Урта гасырларда Урта Көнчыгыш илләрендә балчык нигезгә чи кирпечтән (соңрак кирпечтән һәм таштан) төзелгән торак манара – ныгытылган сарай үзәге. Йете диңгез артында күшек бар, аның эчендә бер кыз бар ---. Ырым. [Хәйбүш Хуҗаны] киредән күшеккә утыртып, чаршауны яба. Н.Исәнбәт 2) Гадәттә бакча уртасында бизәкләп эшләнгән түбәле корылма. Алар җимеш бакчасы түренә эшләнелгән күшек-беседка эчендә мәхәббәт алышырга яраталар. Ф.Яхин |