КҮШЕГҮ ф. 1) Суыктан яки салкын яңгырдан тән өшү, аның хәрәкәтчәнлеге, тою сәләте кимү. Аякларым чыйраган, авыз-борыннарым күшеккәнлеген шунда гына аңладым. Р.Мөхәммәдиев. Туманов ---, кабинетка теге «экспедитор»ның милиция лейтенанты формасыннан килеп керүен күргәч, күшеккән кебек бөрешеп калды ---. Ф.Галиев 2) Суыктан яки салкын судан, яңгырдан өшү, туңу, калтырап тору. Авылга салкын, пычрак көзләрдә барып, бәрәңге казып йөрде. Чыланды, күшекте ---. Ә.Еники. Аның каравы ул су коенгач күшеккән тәннәрен җылытырга дип, инеш буасы ярына чыгып утырган малайларның учлап-учлап ком сибешеп уйнаганнарын күреп алды. Ә.Гаффар. Ә җил суык, куллар күшегә. М.Мәһдиев Күшегә төшү Азрак, бераз күшегү. Солтангалиев күшегә төшкән уч төпләрен бер-беренә ышкып алды. Р.Мөхәммәдиев Күшегеп бетү Тәмам, бөтенләй күшегү. [Самат:] – Күшегеп беткәнсең бит, кызыкай, бөтен гәүдәң дерелди, – дип, кызганып, аны юатырга кереште. Г.Галиева. Көне буе салкын тимер боргалаганнан соң күшегеп беткән куллар белән ягылмаган өйгә аяк басуның бер кызыгы юк иде. Ә.Моталлапов. Николай, --- кул-аяклары тәмам күшегеп беткәч кенә, университет ягына кайтты. Җ.Тәрҗеман Күшегеп тору Әле, шушы моментта күшеккән булу. Шакир кызның алсу йөзенә, күшегеп торган кызыл иреннәренә сокланып карый. Р.Кәрами Күшегеп чыгу Тиз арада күшегү. Якмаган мунчада да салкын, бармаклар шунда ук күшегеп чыга. Н.Әхмәдиев Күшегеп яту Шактый озак вакыт күшегү. Висланың уң як ярында --- карлы-бозлы яңгырлардан күшегеп ятучы частьләр --- байтак җыелган, берничә понтон күпер генә аларны үткәреп бетерә алмый иде. Ф.Хөсни |