КҮШӘ’Ү ф. 1) Ашказанындагы азыкны кире чыгарып кабат чәйнәү (күшәүче хайваннар тур.). Бу минутларда сарыклар кутанда тыныч кына күши, --- учактагы күмерләр сүрән генә көйри ---. Т.Әйди. Малайларга бик тавышланмаска кушып ишарәлибез дә гамьсез генә күшәп яткан бозау янына киләбез. М.Галиев. Күп ашап корсакларын тутырганнан соң, күшәп, тыныч кына ятарга яраткан сыер ыруы, атлардан ераккарак китеп, үзләре өчен тынычрак урын эзли. З.Зәйнуллин 2) гади с. кимс. Ашау. Баем, баем, бай кеше. Җимерелеп бара һәр эше, Ул да кара икмәк күши. Г.Камал Күшәп йөрү Гел, даими күшәү. Иң алга Нәүширван абзыйның урамда да гел коры ипи күшәп йөри торган бүксә Гамиры килеп баса. М.Галиев Күшәп тору Күшәгән хәлдә булу. Кәҗә дә күшәп тора, өйне өйгә охшатып, үзенчә ямь өстәп. Г.Якупова Күши башлау Күшәргә тотыну Күши бирү Бернәрсәгә карамастан күшәүне дәвам итү. [Кәҗә] --- яңа гына бурлыкта тотылуын онытып, матур иренен кыйшайта-кыйшайта күши бирә. М.Галиев |