КҮЧҮ ф. 1) Бер урыннан икенче урынга бару (килү), барып (килеп) урнашу. Дуслары һәм укучылары күп иде аның... Дөресен әйтик, аларның да күпләре Сарьян кебек бакый дөньяга күчте, сирәгәйде. Г.Садә. Серёжа артыннан уң якка әле күптән түгел генә гимназиядә купкан бунт нәтиҗәсендә бер атна карцерда утырып чыккан Балясников Пётр күчте. Җ.Тәрҗеман. Шәрифулла агай белән Сәүрә апа мәңгелек йортка күчкәннәр. М.Юныс

2) Бер транспорттан төшеп, икенчесенә кереп утыру. Арбадан пароходка, пароходтан поездга күчә-күчә эштән чыккан бичара ахыры бер рәхәткә, тынычлыкка барып егылдым. Г.Тукай

3) Яшәгән, торган төбәктән китеп, башка җиргә урнашу. Янгыннан соң, Садыйк вакытлыча кодаларына күчте ---. Х.Сафина. Солнцев --- обер-прокурор Столыпин җитәкчелеге астында Казанга күчә. Җ.Тәрҗеман. --- мондагы азатлык сөюче, горур халыкны кол итә алмаганнар, алар күл эчендәге утрауларга күчкәннәр. А.Муранов

4) Әлегә хәтле яшәгән өйне, фатирны калдырып, башкасына китеп урнашу. Мөһимәнең чираты җиткән дә, торак мәйданы бирәләр: ике бүлмәле фатирның кече ягына күчәргә тәкъдим итәләр икән. М.Маликова. Туйдан соң ук яшьләр Нижний Новгородка, Аверкиевның Сретенский урамындагы иркен йортына күчтеләр. Җ.Тәрҗеман. Иптәш кызларым юк. Шуңа күрә Зөбәйдә әбинең урман йортына бик теләп күчтем. Ф.Яруллин

5) Күчмә тормыш алып бару. Күчеп йөрү чегәннәргә килешә, ул – аларның милли сыйфаты. А.Гыйләҗев

6) Бер нәрсәдән икенчесенә куну, килеп утыру. Ә безнең Нечкәбил башка чәчәккә күчә. А.Алиш

7) Урын алыштырып, кемгә яки нәрсәгә дә булса елышу, якынлашу. Башкалар да Вильгельм янына күчеп утырды. Ә.Галиев. Табиб борчу тулы йөзен читкә бора, аннары --- башка авыру янына күчеп утыра. Ирек мәйданы

8) Нинди дә булса аралыкны үтеп чыгу. [Галләметдин], боз аркылы күчеп, тау сукмагы белән шәһәр ягына үрмәләде. Ш.Камал

9) Таралу, җәелү. Шулчак --- уң кулы сызларга тотынды, сызлау тора-бара бөтен гәүдәсенә күчте. Р.Вәлиев

10) Бер эш урыныннан китеп икенчесенә урнашу (керү); эш урынын алыштыру. Лариса күрше кафедрага Дәүләтшин кул астына күчкәннән бирле, аның белән сирәк күрешелә. М.Маликова. Гомере буе беркемгә дә «ярар» димәгән Шәвәлиев, райкомга эшкә күчкәч, әлеге сүзне Арслановка көн саен, сәгать саен кабатларга тиеш булып чыкты. Ф.Садриев. Ә Әминә үзе эштән эшкә күчеп, Казанга сатучылыкка китә. Кызыл таң

11) Берәр төрле эш-хәрәкәтнең башкаручысы үзгәрү, алмашу. Быел Сабан туена җитәкчелек Совет кулына күчте. Х.Сафина

12) Кайсы да булса сыйныфны, курсны тәмамлап, аның югарырак баскычына күтәрелү. --- Краснов класстан күчми калган ике малайны чәчләреннән эләктереп алды һәм бер-берсенә башлары белән китереп бәрде. Җ.Тәрҗеман. [Касыйм]: [Балаларның] берсе ике ел класстан класска күчмәде, икенчесе – өч ел. З.Хәким. Әлифә инде, бишенчене тәмамлап, алтынчыга күчте. Г.Сабитов

13) Милләтне, динне алыштыру, үзгәртү. Инде шул чорларда кылыч аша ислам динен кабул иткән харәземлеләр --- без хазарлыларны ислам диненә күчәргә мәҗбүр итәләр. М.Хәбибуллин. --- башка милләткә күчкән яисә күчәргә әзер кешеләрне мин җәмгыятьнең иң тотрыксыз һәм ышанычсыз әгъзалары дип беләм... Р.Мөхәммәдиев. --- туган-тумачалары аны ислам диненә күчкән бер сәүдәгәргә бирмәкче иделәр. А.Тимергалин

14) Эш итү рәвешен үзгәртү, башка ысул куллана башлау. Әнә хәзер ясалма орлыкландыруга күчәргә, диләр. М.Мәһдиев. Колхозның товарлыклы-сөтчелек фермасында менә атна-ун көн инде, механикалаштырылган савуга күчәбез дип мәш киләләр. М.Хәсәнов. Бригадирларның җил-давылына каршы шәп кенә ышык булды бу [справка], һәм ул үз җаена вак-төяк кәсепләр белән яшәүгә күчте. Э.Касыймов

15) Берәр төрле эш яки хәрәкәтне тәмамлап яки калдырып, икенче бер эш яки хәрәкәтне башлау. --- Миңнулла --- Кызыл Армиягә кешеләр мобилизацияләү мәсьәләсенә күчеп, Совет хөкүмәтенең шул турыдагы декретын укыды. В.Нуруллин. Бүген килгән газета һәм журналларны өстән-өстән генә караштыргалап, хатларга күчте. Җ.Тәрҗеман. Капитан Божедомов фикердән фикергә оста күчә, шуңадырмы, һәр сүзе адресатына эләгә. С.Шәрипов // Сөйли башлаган сүзне, әңгәмәне тәмамлап яки бүлдереп, башка теманы башлау. Шамкаев --- шактый борычлы яңа мәзәк сөйләп көлде, аннары гына төп сүзгә күчте. Р.Вәлиев. Сүз үзеннән-үзе әйберләрнең кыйбатлануына, тормышның авырая баруына күчте. Ф.Яруллин. Акрынлап сүз тагын постулатларга күчте. Җ.Тәрҗеман

16) Нәрсәнең дә булса хуҗасыннан алынып, башкалар милкенә әйләнүе, кемнең дә булса карамагына бирелүе. Тегермәннәр советка күчкәч тә, ул һаман шул эшендә калган. Ә.Еники

17) Үзара көрәш шартларында торак пункт, административ биналар, хакимият һ.б.ш.лар каршы як кулына төшү. Тиздән кызылларның тагын бер бик мөһим үзәге – Казан шәһәре дә безнең кулга күчәргә тиеш. В.Нуруллин. Кайбер авыллар берничә тапкыр кулдан-кулга күчте. Ш.Рәкыйпов. Ул көннәрдә булсын, Петроградта һәм Казанда власть большевиклар кулына күчкән тарихи сәгатьләрдә булсын, Хәрби шура солдатлары казармаларыннан чыкмады. Р.Мөхәммәдиев

18) Бер урыннан икенче урынга куелу, китерелү (әйбер тур.). Һәм авыр таш, йөк, бүрәнә, ирләр куәтенә буйсынып, урыныннан күчә иде. М.Мәһдиев. Мунча алдына иске «Саратов» холодильнигы илтеп утырттылар, элеккеге атаклы шарлы башлы тимер караватлар да мунча алдына күчте. А.Гыйләҗев

19) Нинди дә булса объектның яки әйбернең башкалар җаваплылыгына тапшырылуы турында. Китапханә кулдан кулга күчсә дә, бер генә мәртәбә дә тиешенчә тапшырылмаган һәм тиешенчә кабул ителмәгән ---. Җ.Тәрҗеман. Хуҗалык дилбегәсе яшь, үзеннән-үзе канәгать чырайлы майор кулына күчте. С.Шәрипов. Болар – бәхетлеләр, чөнки, иртәме-соңмы, карурманга хуҗа булачаклар, андагы байлыклар алар кулына күчәчәкләр. Ш.Рәкыйпов

20) Сүз, хәбәр һ.б.ш.ның кешедән кешегә тапшырылуы турында. Берме, икеме кешенең колагына салынган бу сүз яшен тизлеге белән телдән телгә күчә. Ә.Фәйзи. Исәнме, Байкал! --- Телдән телләргә Күчеп йөргән күл! Ш.Маннур

21) Бер тел чараларын икенче тел чаралары белән бирү; икенче телдә сөйләшә башлау. Үткәннәрне искә төшергәндә Шикоян, латинчага күчеп, сагышлы гына әйтеп куяр иде ---. М.Галиев. Ә инде «мин татар телендә сөйләшәм» дигәне телебездә кулланылса да, анысы русча әйтелештән күчкән. Х.Сарьян. Менә ул татарча матур тел белән сөйләп килгән җиреннән кинәт русчага күчте. Р.Мөхәммәдиев

22) Вакытны үзгәртү. Хәзер дөньяның 82 илендә җәйге вакытка күчәләр, ә 159 илдә сәгатьне беркайчан да күчермиләр. Мәдәни җомга. 15 майдан җәйге вакытка күчәбез. Ирек мәйданы

23) Интенсивлыгы, көче үзгәрү (тавыш, тон тур.). – Барырга кирәк, Николя, бармый ярамый, – диде Симонов, шаяртып сөйләшүдән бик тиз җитди тонга күчеп. Җ.Тәрҗеман. – Юк-юк, уйлама да. Җае чыкмый калмас, – дип каршы төште Әзизә, кырыс, усал тавышка күчеп. Э.Касыймов. Садыйк үзе дә сизмәстән иркәләүчән йомшак тавышка күчеп: – Чибәрем минем, – дип куйды. Х.Сафина

24) Нинди дә булса эш, гамәл, хәрәкәт рәвешен алыштыру. Тик Галия дүртенче тизлектән курыкты. Өченче тизлеккә дә теләр-теләмәс кенә күчте... М.Хәсәнов. Аннары [елан] Миңнулланың буш кул белән калганын күреп, үзе һөҗүмгә күчте. В.Нуруллин. Ныклы һөҗүмгә күчәргә җыенабыз. Ә.Галиев

25) Бер ноктадан төрле якка таралу, җәелү. Ботакларга тоташ ут күчкәнен күреп, Бибинурның эченә өмет җылысы йөгерде. А.Гыйләҗев

26) Уй-фикерне үзгәртү; икенче төрле уйлый башлау. Әле генә Зәйнәпне сүгеп, каһәрләп торган хатыннар, аның ягына күчеп, хихылдарга, Халисәне үртәргә тотындылар ---. А.Гыйләҗев

27) күч. Хисләр, уй-фикерләр, эш-гамәлләр бер кешедән икенче кешегә бирелү, таралу. Сезгә бала имезгәндә болай борчылу ярамый. Ул бит сөт белән балага да күчә. Г.Галиева. – Ярый, Зәйтүнә апа, артык борчылмагыз. – Аннары уйлары Кәбиргә күчте. Ф.Яруллин. Минем дуамаллык аларга да күчте булса кирәк, тегеләр дә кызып-кызып эшләргә тотындылар. В.Нуруллин

Күчә бару Әкренләп күчү. --- сыер савучы Мөсфирә кара көнләшү белән янды: аңа булырга тиешле мактау кәгазьләре --- әкренләп Бибинур кулына күчә барды. Х.Ибраһим. Тик онытма: күргән файдаңның, тапкан малыңның уннан берсе Казан-йорт казнасына, тагын да бер өлешенең яртысы уртак маяга күчә барыр. Ф.Латыйфи. Экрандагы күңел күтәренкелеге ак халатлы ике кызга да акрынлап күчә барды. Г.Әдһәм

Күчә башлау Күчү билгеләре күренү. Адәми зат, атлы телгә хыянәт итеп, машина теленә күчә башлады. М.Галиев

Күчә килү Күптәннән бирле, эзлекле рәвештә күчү. Тел ул – буыннан буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк иң мөкатдәс бер мирас ---. Х.Сарьян

Күчә тору Әкренләп, аз-азлап күчү. Чыга торган тишек бик ерак тоелды. Кешеләр чиратка тезелешеп басканнар, ул да шым гына басты. --- Ниһаять, күчә торгач, аңа да өстән яктылык күренде. З.Кадыйрова

Күчеп бетү Тулысынча, бөтенләй күчү. --- үткән ел безнең авылда алты ата каз унар йомырка салдылар, --- судагы балыклар Ачтерхан диңгезенә очып күчеп беттеләр ---. Әкият. Яшьләре читкә эшкә чыгып киткән, карт-корысы мәңгелек йортка күчеп беткән. Ф.Яруллин. [Тимери] чүмәләдәге иген ындыр эченә күчеп беткәнче, --- ике арада өермәдәй бөтерелеп йөрде. Г.Бәширов

Күчеп йөрү Даими рәвештә күчү. Җәләл: – Әйдә, дуслык өчен берәрне тотыйк әле, – дип кыстый-кыстый, берсе яныннан икенчесе янына күчеп йөрде. Х.Сафина. Һәр җәй Лох-Несс күле буена меңләгән туристлар агыла башлады, бинокльләр --- белән коралланган бу эшсез халык серле Нессины күрү өмете белән төрле урынга күчеп йөри. А.Муранов

Күчеп калу Кинәт күчү. Калын, көчле тавышы кайчак тәрәзә пыялаларын зыңгылдаткандай итә, ә кайчак бөтенләй пышылдауга гына күчеп кала. Д.Галимов

Күчеп килү к. күчә килү. Нәфрәтләре буыннан буынга күчеп килә. Ә.Моталлапов

Күчеп китү Бөтенләй күчү. Шуны әйтим, ул бик күп русча кыстырып сөйли иде, кайчак бөтенләй русчага күчеп китә ---. Ә.Еники. Бүген дә ул чәй янында башта дөнья --- хәлләре турында азрак сөйләп алганнан соң, --- төрле-төрле авырулар, алардан ничек савыгу мәсьәләләренә күчеп китте. З.Биишева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә