КҮЧТӘНӘЧ и. рус Хөрмәт йөзеннән яки бүләк итеп бирелә торган ашамлык. Килгән кунаклар --- күчтәнәчләрен калдыралар да тизрәк чыгып китү ягын карыйлар. Ф.Яруллин. Зәйтүнә юл уңаеннан алган күчтәнәчләрне --- өстәлгә куйды да остазына таба атлады. М.Маликова. Кызы, сөйләнә-сөйләнә, алып килгән күчтәнәчләрен бушатты ---. С.Шәмси |