КҮЧЕШ и. махс. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса бер сыйфаттан, халәттән икенче сыйфатка, халәткә үзгәрү процессы. --- Идел буе Болгары Мөхәммәд ханның икенче кызын Йосыф каханга кырык беренче хатын йөзендә тарттыргач, Булат бәктә үзе дә аңлап бетермәгән күчеш булды, аң күчеше. М.Хәбибуллин. Материаль ноктаның механик хәрәкәтен тасвирлау өчен траектория, үтелгән юл, күчеш зурлыгы --- төшенчәләре кертелә. Физикадан мәсьәләләр һәм күнегүләр җыентыгы. Кызга аның мондый күчеше сәер тоелмады, егете белән --- тормыш мәшәкатьләре турында да сөйләшергә рәхәтләнеп риза иде ул. Ирек мәйданы

2) Берәр нәрсәнең торган урынын үзгәртү, бер урыннан икенче урынга күчерү процессы. Солтангалиев: – Дөрес аңласам, Лев Давыдович, тиздән мат игълан итәчәкмен дигән сүзегезне?! Ашыкмагыз ---. Әгәр дә мәгәр без, әйтик, менә мондый күчеш ясап алсак? Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә