КҮЧЕРЕП УТЫРТУ ф. а.х. 1) Үсемлекне, яшелчә үрентесен казып алып, икенче урынга утырту. Кыярны күчереп утырту алдыннан --- парникларны төнгелеккә рамалар белән капламыйлар. Яшелчәчелек. Ташкабакны --- тамырын имгәтмичә, туфрагы белән алып --- ачык грунтка күчереп утырталар. Җиләк-җимеш 2) Кешенең кайсы да булса органын икенче бер кеше организмына урнаштыру. Күчереп утырту өчен органнарны сәламәт кешедән алу – бик катлаулы һәм җитди эш. Социалистик Татарстан |