КҮЧЕРҮ ф. 1) Берәр предметны күтәреп, этеп, бер урыннан алып икенче урынга кую; нәрсәнеңдер урынын үзгәртү. Корреспондент кыз, Ихтыярның тавышы күтәрелгәнне сизеп, микрофонны читкәрәк күчерде ---. Р.Вәлиев 2) Кемнең яки нәрсәнең дә булса урнашкан урынын үзгәртү. Реанимация палатасыннан күчерсәләр дә, Нәҗип янына бик авырлык белән генә керттеләр Наиләне ---. А.Гыйләҗев. Шундый тынгысыз көннәрдә, 109 нчы дивизияне алгы сызыкка күчерергә, дигән әмер алынды. Ш.Рәкыйпов. --- әледән-әле, язудан тукталып, тышка күз салырга туры килә: анда минем әйберләрне экипаждан экипажга күчерәләр ---. Җ.Тәрҗеман 3) Текстта юлга сыймаган сүзнең калган өлешен, тиешле грамматик кагыйдәләрне саклаган хәлдә, икенче юлга язу. Соңгы иҗекне икенче юлга күчерү 4) Бер урыннан икенче урынга илтү, алып бару (кешеләрне). [Трамвай һәм автобус] --- һәр көнне берничә йөз меңәр кешене Парижның бер җиреннән икенче җиренә күчерәләр. Г.Гали 5) Берәр нәрсә аша чыгару. Көймәче бу кешеләрне суның аръягына күчергәч тә, куллары белән күрсәтеп, юллар тәгъриф итә иде. Ш.Камал 6) Яшәү, тору урынын алыштыру; кемне дә булса бер яшәү урыныннан икенчесенә җибәрү, илтү. Мәрьямне яңа квартирына бөтен бригада белән күчерделәр. Р.Вәлиев 7) Берәр эштән азат итеп, икенче эшкә кую, икенче эшкә билгеләү. Азактан, Фаилнең сүзләрен искә төшереп: «Участокка прораб, һич булмаса, бригадир итеп күчерүегезне сорыйм», – диде. Р.Вәлиев. --- мин эшли башлагач, --- сөекле редакторыбызны алып, газетага бөтенләй катнашы булмаган икенче эшкә күчерделәр. Х.Сарьян. 1786 нчы елның башында ук Иван Максимовичны канцеляриягә күчерәләр ---. Җ.Тәрҗеман 8) Бер баскыч югарырак сыйныфта яки курста укырга хокук бирү. Рашатны класстан класска күчереп, тизрәк аттестат тоттыру өчен, мескен укытучылар ниләр генә кыланмадылар. Ф.Садриев. Зәйтүннең язмадан һәм арифметикадан өчле чыкты, аны икенче класска авырлык белән генә күчерделәр. А.Гыйләҗев 9) Эш, хәрәкәт, гамәл юнәлтелгән объектны үзгәртү, шуларны икенче объектка юнәлтү. – Син үзең соң! Чәүкә борыныңны туры дип уйлыйсыңдыр әле, кесәңдә көзге йөртеп, – дип, һөҗүмне ул Фирзанга күчерә. М.Галиев. – Ә син үзең кайда яшәмәкче буласың? – Анысын күз күрер. – Күз күрер дә күз күрер! – Зыятдин карт ачуын Ихтыярга күчерде. Р.Вәлиев 10) Карашны бер нәрсәдән икенчесенә юнәлтү; нәрсәгә дә булса төбәлү. Әлфред карашын авырлык белән генә читкә күчерде. Ф.Яруллин. Сөләйманов, ниһаять, карашын капитан өстәлендә яткан җинаять эшләренә күчерде. Ф.Галиев 11) Нәрсәнең дә булса торышын үзгәртү, икенче торышка китерү. Иреннәрен түгәрәкләп, стенадагы сәгатьне үчекли, ярый инде, миннән булсын яхшылык дигәндәй, диванга басып, телләрен күчерә. Р.Вәлиев. Ир, --- Сәвилә күндәм генә «ярар» дигәч, каушады: балтасын әле бер кулына, әле икенчесенә күчерде. Н.Гыйматдинова 12) Сүзне, әңгәмәне һ.б.ларны икенчегә бору, аларга башка юнәлеш бирү. Иңнәрен эчкә тартып, сүзне ничек итеп икенче нәрсәгә күчерергә белмичә, бер урында басып торды. Җ.Тәрҗеман. Болары Зәйтүн әнкәсенең сүзләре булса да, Әнәскә бик авыр ишетелделәр, ул кызарынып-бүртенеп, ызгышны олыларга күчерде. А.Гыйләҗев // Сүзне, хәбәрне һ.б.ш. бер кешедән икенчесенә сөйләү, ишеттерү, тапшыру. [Язкилдедә] Берәрсе ялгыш төртеп җибәрсә дә, аны олы әдәпсезлек, юньсезлеккә чыгарып, телдән телгә күчереп, еллар буе мисал итеп сөйлиләр иде. А.Гыйләҗев 13) Берәр нәрсәнең эшләү режимын, башкарылу рәвешен үзгәртү. Мичләрне сүтеп, өйләрне пар белән җылытуга күчерделәр. А.Гыйләҗев. Ягурны үткәч, Галимҗан атны җиңел юыртуга күчерде. Т.Таһиров 14) Банк аша башка затка акча җибәрү. Харрас ---, юк, сөйләшүләр барды, без риза идек, акча күчермәделәр, дигәч тә аптырап калмады. К.Тимбикова. Театрга тагын бер тапкыр акча күчерергә исәп. Н.Гыйматдинова 15) Нинди дә булса бурычны үтәүнең, эш-хәрәкәт башкаруның вакытын, урынын, башкаручысын һ.б. үзгәртү. [Приказчик:] Суконщиклар узган ел ителми калган пасха бәйрәмен көзгә күчереп, менә бүген шуны итеп йөриләр. М.Гали. Якуб мәсьәләне авыл җыенына күчерде. И.Гази 16) Текстны яңабаштан үзгәртмичә язып чыгу, язып, күчермәсен алу. Соңыннан ул «әсәр»не, орфографик хаталардан арындыра-арындыра, өчме-дүртме тапкыр акка күчереп, мин ничек аптырап беткән идем бит! М.Шаһимәрдәнов. Ул әле бер төркемгә, әле икенчесенә ташланды, ләкин анда --- барысы да кәгазь-каләм белән нидер күчерә, чәбәләнә. Ф.Садриев. Төрмәдә язылган җырлар, --- шигырьләр нигә? Менә бу блокнот шундый юк-бар белән тулган. --- мин синең юк-бар әйбер күчереп әрәмгә киткән вакытыңны жәллим. С.Шәрипов 17) Оригиналдагы рәсем, саннар һ.б.ш.ны фотога яки кәгазьгә төшерү. Нижнийда Коля китаптан сурәтләр күчереп ясарга --- ярата иде. Җ.Тәрҗеман. Габдулла абзый --- сыер савучыларның стенага эленгән исемлеге янына килеп, куен дәфтәреннән кемнең күпме сөт сауганлыгын «иртәнге савым» дигән графага күчерә башлады. М.Хәсәнов. Экспедициядә бергә йөргән иптәшләренең портретларын ясады. Кайткач, эскизларны, этюдларны тукымага күчерде. Ә.Моталлапов 18) Кемнең дә булса иҗатын яки башка төрле эшен үзеңнеке итеп күрсәтү. Сәйдәш --- халык музыкасына сукырларча иярмәде, аларны күчерү белән генә шөгыльләнмәде. М.Җәлил. [Ирек:] Күчереп язып, нәрсәсен аңларсың? Утыр менә, мин хәзер сиңа аңлатып бирәм. Д.Аппакова 19) Нинди дә булса тәҗрибәне куллану, аны гамәлгә кертү. Заманында апаслылар Ипатово игенчеләре алымын күчереп, ялгышмадылар. Йолдыз 20) Бер телдәге текстны икенче телдәге чаралар белән бирү, икенче телгә тәрҗемә итү. Бу шулай ук рус теленең «говорит на русском языке» дигән грамматик формасын телебезгә күчереп әйтүдән таралып киткән. Х.Сарьян. «Лукиан Самосатский әңгәмәләре». Өченче том. Грекчадан рус теленә Иоанн Сидоровский күчерде. Җ.Тәрҗеман 21) Нәрсәне дә булса башка шартларга кую, туры китерү. Ул --- табигать белән багланышын күңеленә җыеп асрый һәм гаять матур итеп үз кулы белән салган йортларына күчерә иде. Г.Ахунов. Бу тәгълимат тарафдарлары --- Библиядәге дөнья яратылуы турындагы әкиятләрне фәнгә күчерделәр. Дарвинизм нигезләре 22) Нәрсәне дә булса башка формада чагылдыру. Без барасы юллардагы соңгы үзгәрешләрне --- карталарга күчереп, корректура ясарга кирәк иде. М.Юныс. Образлар теленә күчергәндә, болай дияргә мөмкин булыр иде ---. Җ.Тәрҗеман. Глобус ул – Җир шарын кечкенә масштабка күчерү продукты. Татар иле 23) Билгеләнгән вакытны соңгырак вакытка кичектерү. Әмма кыз, әллә инде өйдән чыгу вакытын күчерде, әллә маршрутына үзгәреш кертте, һаман очрамады да очрамады. С.Шәмси. Ярый, ярый, совет утырышын бишкә күчерүләре әйбәт булган. Г.Шакирова // Гомумән вакытны үзгәртү. Шуның белән Русиядә сәгать телләрен кышкы һәм җәйге вакытка күчерү туктатыла. Ирек мәйданы. Хәзер дөньяның 82 илендә җәйге вакытка күчәләр, ә 159 илдә сәгатьне беркайчан да күчермиләр. Мәдәни җомга 24) Теге яки бу әйбергә, милеккә икенче кешене хуҗа, ия итү. Ә йорт-җир – һәммәсе Сәйдә исемендә. Ялгыш итте Кәрим: үз исеменә күчерергә башы җитмәде. Ә.Галиев Күчерә башлау Күчерергә керешү. Озын-озын ике урамы да гөрләп торган матур авылыбызны --- Иске Крахмал авылына күчерә башладылар. Г.Мөхәммәтшин. Польша белән ике арада килешү көтелгәнлектән, көзгә таба армиянең бер өлешен Врангель фронтына күчерә башлаганнар. Г.Бәширов. – Әйдәгез, кызлар, шобага тотышыйк ---, – диде Әсма. Кызлар ---, орчыкны тотып, кулларын күчерә башладылар. Х.Сафина Күчерә тору Ниндидер эш барышында яки эш башланганчы күчерү. Моңарчы дөньяның бирмешенә шөкер кылып, өметне алдагыга күчерә торып гомер кичерелгән бит. М.Галиев. Балдызның үзенә раскладушкасын, урын-җирен чыгарам. Күләгә күчкән саен, аларны да күчерә торам. Ф.Яруллин Күчереп алу Үзеңә күчерү. --- үзен кызыксындырган адәмнәрне ачыклау өчен, кунакханә бусагасын атлап чыгасы булмады: күршесенең теге калын дәфтәреннән күчереп алды. Р.Мирхәйдәров. Яшьләр альбом битләренә күчереп алырдай табигый хисле шигырь юллары укучыларның күңеленә хуш килде. И.Юзеев. Өйдә эшләп килергә биреп җибәрелгән мәсьәләләрне Рухия үзе чишми, --- Равилдән генә күчереп ала торган иде. В.Нуруллин Күчереп бару Даими, һәрвакыт күчерү, булган берсен күчерү. Дөрес, Рухиянең гел үзеннән генә күчереп баруын Равил бик үк өнәп бетерми. В.Нуруллин Күчереп бетерү Тулысынча, бөтенләй күчерү. Аида ---, күчереп бетергәч, кәгазьләренең төп нөсхәсен шул папкага, ә яңаларын яшел папкага салды ---. Ф.Садриев. Берничә урауда сейфтагы акчаларны үзенекенә күчереп бетерде дә --- аска төшеп китте ---. Р.Мирхәйдәров. Онкологик чир очракларын киметү өчен, Фукусима әйләнәсендәге 200 чакрым ераклыктагы һәркемне күчереп бетерергә кирәк. Мәдәни җомга Күчереп килү к. күчереп бару Күчереп чыгу Һәрберсен, булган берсен күчерү |