КҮЧЕРТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. күчерү. Дәрес күчерткән өчен, мәктәпкә бәлеш ташып безне сыйлап йөргән бер надан Уча малае гына бит ул! Х.Ибраһим 2) Нинди дә булса матди милекне рәсми рәвештә кемнеңдер исеменә яздыру. [Гайнулла:] Йорт-җиреңне дә хатының исеменә күчертергә кирәк һәм кибеттәге товарыңны да чамалы гына калдыр. Ш.Мөхәммәдев |