КҮЧЕРМӘ и. 1. 1) Төп нөсхәнең төгәл копиясе; икенче нөсхә. Ике көннән соң Өметгалидән телеграмма килде: «Габдрахман, аттестатыңны ун көнгә алып торырга рөхсәт иттеләр. --- Күчермәсен эшләтеп кире җибәр ---». М.Юныс. Безнең Әгъләм абый --- классик әсәрләрнең күчермәсен ясарга куша. М.Маликова. Ренуар картинасының күчермәсе икән. Исеме белән дә күңелне кытыкларлык: «Жанна Самари портреты». А.Әхмәтгалиева

2) сөйл. Берәр тексттан күчереп алынган өзек, өземтә, цитата. Сүз башыннан озын бер күчермә китергән өчен укучы безгә рәнҗемәс дип ышанабыз. В.Ленин

3) күч. сөйл. Икенче берәүгә бик охшаш булган зат. Хатыннарның таныш тоелганы коеп куйган Фәндәрия бит! Аның беренче мәхәббәте Фәндәриянең күчермәсе. Ә.Моталлапов. Зеленовский кадрлар бүлеге начальнигының кечерәйтебрәк ясалган күчермәсен хәтерләтә иде. М.Юныс. – Кыскасы, иптәшләр, – диде Дамир, – сабыйлар – тач аталары, ягъни безнең күчермә. Н.Гыйматдинова

2. с. мәгъ. лингв. к. күчерелмә I (2 мәгъ.). Һәр сүзе күчермә мәгънәдә түгелме әле моның? Ш.Рәкыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә