КҮЧЕРЕЛМӘ с. 1) махс. Нинди дә булса башка зурлыкларда, күрсәткечләрдә чагылдырылган. Тулай продукция --- күчерелмә шартлы берәмлекләр (мәс., азык берәмлекләре, калорияләр) белән күрсәтелергә мөмкин. Социалистик Татарстан 2) лингв. Туры булмаган, төп мәгънәсе булмаган. Сүзләрне күчерелмә мәгънәдә куллануда иң киң таралган типик күренеш булган метафора ул төрле әйберләрнең төсләре, формалары, хәрәкәт үзенчәлекләре охшашлыгы нигезендә ясала. И.Бәширова. Күчерелмә мәгънәдә әйбер шул ук сүзнең башка мәгънәләре аша чагыла: якты бүлмә – якты уйлар ---. Хәзерге татар әдәби теле 3) к. күчермә (1 мәгъ.). Амбулатория картасының күчерелмәсен җибәрергә вәгъдә иттеләр. Ф.Галиев. Яшүсмер Мичурин үзенең күчерелмәләрен матур, ачык итеп язуы белән --- стихияләргә каршы аңлы рәвештә көрәш башларга җыенганлыгын күрсәтә. А.Бахарев, П.Яковлев. Карточка бушлай бирелә, аны алу өчен, кибеткә гариза язарга, шәхес буларак документ күчерелмәсен бирергә һәм бланк тутырырга кирәк. Ватаным Татарстан 4) к. күчмә I (1 мәгъ.). Рәт араларын эшкәртүне механикалаштырырга комачаулый торган агызу буразналары урынына алдынгы колхозлар күчерелмә җиңел трубалар – су сибү трубопроводы кулланалар ---. Яшелчәчелек |