КҮЧЕРГЕЧ и. 1. 1) сөйл. Өлге, үрнәк (чигү, тегү эшендә)

2) тех. Әйләнү хәрәкәтен җайланманың бер өлешеннән икенче өлешенә күчерү механизмы. Автомобильләрдә һәм тракторларда төрле тизлек булдыру өчен күчергечләр тартмасы кулланыла. Физика. Гидравлик күчергеч. Тешле күчергеч. Чылбырлы күчергеч

3) тех. Нәрсәнең дә булса эшен, хәрәкәтен үзгәртү җайланмасы. Диапазоннар күчергеч. Электр күчергече

4) күч. иск. Башкаларга мисал булырлык нәрсә, үрнәк, өлге. [Рөстәм:] Opденнарны --- колхозларда, завод-фабрикаларда бөтен кешеләр өчен күчергеч булырлык зуp эшләр эшләгән өчен бирәләр. Г.Гали

2. с. мәгъ. Күчермә алу өчен хезмәт итә торган. Күчергеч кәгазь



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә