КҮЧЕНҮ I ф. 1) Яшәү яки эшләү өчен, бер урынны икенчесенә алыштыру. Әнисе үлгәч, мөгаен, тиздән күченермен, дип хат язды ---. Ф.Галиев. Казанга --- Мәскәүдән иң югары хөкүмәт учреждениеләре күченде ---. Җ.Тәрҗеман. Авылга кайту белән күченү хәстәренә керештеләр. Ш.Максудова 2) Башка өйгә яки квартирга күчү. Ташлыяр аръягында --- яшәп яткан ятим-ялпы хуҗалыклар да тиз-тиз авыл уртасында бушаган пуҗумнарга күченделәр ---. А.Гыйләҗев. Мәгъшия апа яңа йортка күченүне өнәми килде. К.Тимбикова. Аннары алар финанс-икътисад институты янындагы бер өйгә күченделәр. Ә.Әдиятуллина 3) Күчмә тормыш алып барганда, бер урыннан икенче урынга китү, күчү. Заманында Мөхәммәд хан кан кардәшләре, --- күчмә халык буларак, көчәеп килгән угызлардан куркып, көнбатышка таба күченделәр. М.Хәбибуллин Күченә башлау Күченү эшенә керешү. Күченә башлагач, мәшәкате күп була икән аның. В.Нуруллин Күченеп бетү Тулысынча, бөтенләй күченү. Сыер асрар хәлләре булганнар авылда калмады, алар май-каймак ашарга калаларга күченеп бетте. А.Гыйләҗев. Казан-йорт тирәсендәге авыллардан качкан ярлы-ябагай да отыры шушында күченеп бетте. Р.Батулла Күченеп йөрү Һәрвакыт күченү хәлендә булу. Әле берничә генә ай элек --- татар-башкорт балаларын урысчага өйрәтеп, авылдан-авылга күченеп йөргән җирләреннән туган яклары Кырмыскалыга кайт[тылар] ---. Р.Мөхәммәдиев |