КҮЧЕМСЕЗ с. 1) лингв. Үзеннән соң килгән тәмамлыкның төшем килешендә булуын таләп итми торган. Хәрәкәт фигыльләре, физик һәм психик халәтне, --- билгенең үсешен һ.б.ш. мәгънә белдерүче фигыльләр күчемсез була ---. Татар грамматикасы. Күчемсез фигыльләрдә эш объектка юнәлми, гадәттә субъект белән чикләнә ---. Татар теле морфологиясе. Кайтым юнәлешендәге күчемсез фигыльләр эшнең кабатлануын --- белдереп килә ---. Ч.Харисова 2) икът. Урыны даими булган, җир һәм корылмалардан гыйбарәт (мөлкәт) |