КҮЧЕМЛЕ с. 1) лингв. Эш яисә хәрәкәтнең төшем килешендә тәгъбир ителгән объектка күчүен белдерә торган. Эшне, гамәлне белдерүче фигыльләр күчемле була ---. Татар грамматикасы. Күчемле фигыльләрдә эш-хәл һәрвакыт туры объектка юнәлгән була ---. Татар теле морфологиясе. Фигыльләрнең күчемле яки күчемсез булуы җөмлә эчендә билгеләнә ---. Ч.Харисова 2) икът. к. күчмә 1. (11 мәгъ.) |