КҮЧӘР и. 1) Башларына тәгәрмәчләр кидерелә торган үзәк. Олаучылар һәм кучерлар, --- сынган күчәрләрне, ватылган тәгәрмәчләрне рәткә кертеп азапланалар иде. Җ.Тәрҗеман. Урман авызына килеп керүгә, ат --- юл читендәге каенга арбаның арт күчәрен китереп ордырды да туктап калды. М.Галиев. Хәтта атлар да --- күчәр әйләнәсендә --- үз өлешләренә төшкән «йөк»не сөрлегә-сөрлегә тарттылар. Н.Хәсәнов 2) тех. Механизмнарның әйләнә торган өлеше беркетелгән үзәк. Борауның күчәренә басым аз булмаячак. М.Хәсәнов 3) махс. Берәр җисемнең яки пространствоның үзәген тәшкил иткән шартлы туры. Безнең планетабыз 24 сәгать эчендә бер тапкыр үз күчәре тирәсендә әйләнеш ясый. Табигать белеме. [Сарут] чәчәк төркеменең үзәк күчәрендә, бодайдагы кебек, аерым башакчыклар утыра ---. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Саннар күчәре өстендәге һәрбер ноктага анык булган бердәнбер реаль сан тиңдәш була ---. Математика ◊ Күчәр башлары орыну к. күчәр башлары эләгешү. Телендә каргау сүзләренең барын белми иде әле ул моңарчы, кайбер бәндәләр белән күчәр башлары орынганда, алар --- үзләреннән-үзләре телгә киләләр икән... А.Гыйләҗев. Күчәр башлары орышу к. күчәр башлары эләгешү. Бикхуҗаевлар бер нәрсәне исәпкә алмадылар: Шубарин --- эшнең һәм акчаларның хуҗасы дип фәкать үзен генә саный. Кыскасы, күчәр башлары орышты. Р.Мирхәйдәров. Күчәр башлары эләгешү Тиргәшү, ачуланышу, кычкырышу |