КҮЧӘН и. 1) Яфраклары бер-берсенә тыгыз булып береккән кәбестә башы. «Ир – баш, хатын – муен», – дигәннәр. --- гаиләнең асылына шайтан хуҗа булып алганда, «ир-баш» кәбестә күчәненә әйләнә. А.Гыйләҗев. Бер күчән кәбестәне алып, --- вак кына итеп телемләп турарга --- кирәк. Йорт эшләре. Һәм шулардан чыккан кортлар яшь күчәнне тиз арада зарарлый. Сөембикә 2) Кәбестә башының үзәге ◊ Күчән баш Уйламыйча эш йөртүче. Ә бу күчән башлар мунчага «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртканнар. Р.Вәлиев |