КҮЧ I и. 1) Ана кортка ияреп, аерым төркем булып бүленеп чыккан бал кортлары гаиләсе. Хикмәт абзыйның бакча башында буш умарта оясы бар (күч төшеп оялар дип куйган инде ул аны). М.Галиев. Аның уйлары хәзер соң чиккә җитеп буталган, әйтерсең баш сөяге эчендә умарта күче оялаган иде. Р.Вәлиев. Бал кортларының бер күчендә меңләгән эшче корт, зуррак бер ана корт һәм --- соры кортлар була. Биология

2) сөйл. Бер төргә караган вак хайваннар төркеме. Люцерна кибәненең --- өстендә бер күч мәче ята. М.Мәһдиев. Әти сөйли торган иде, күгәрчен күченә козгын җитәкче булса, бөтен күгәрчен дә үләксә ашый башлар, дип. Ф.Яруллин. Бер сәгатьтән, бу күчне ачып, балыкның бер өлешен ашыйлар, калганын сатарга алып китәләр. А.Муранов

3) сөйл. Бергәлек, оешканлык. Ә Миңнулланы: – Андый-мондый хәл килеп чыгып, маминт кына күтәрелергә туры килә калса, бер күчтә булуыгыз хәерлерәк, – дип, отряды белән бергә ике катлы бер зур йортка урнаштырды. В.Нуруллин // Нинди дә булса бер җирдә бергәрәк яисә тупланып торган нәрсәләр. Шулай да аның күзләре гаҗәеп бер нәрсәгә төште: юлдан сул кулда, сазлыкка әйләнгән бер кечкенә уйсулыкта, күче белән сары чәчәкләр үсеп утыра. Ә.Еники

4) Каядыр күчеп баручы төркем, халык. Арбам сынды дип күчтән калма, башым авырта дип эштән калма. Мәкаль. Күч микән, кәрван микән, дәрдемә дәрман микән? Дастан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә