КҮТӘРҮ ф. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса торган җиреннән, урыныннан алу, өстә тоту. Ихтыяр эскәмиядә торган сулы чиләкне өскә күтәрде дә башына койды. Р.Вәлиев. Укытучы артыннан карт сторож --- күрсәтмә әсбаплар салынган кәрзин күтәреп кертте. Җ.Тәрҗеман. Ирләр карчыкны саклык белән генә күтәреп алалар ---. С.Шәмси // Кулга тоту, тотып алу. Йөзү шартлары билгеләнгәч, Бикбайның киемнәрен күтәрдем дә, чалкан ятып, икенче якка йөзә башладым. Г.Кашшаф. Ундүрт-унбиш яшьтән дә артык биреп булмас үзләренә, ә шулай да чалгы күтәргән булганнар... Ф.Яруллин. Малайның әнисе ---, фотоны күтәреп, туп-туры мәктәпкә килгән. Җ.Дәрзаман // Төшкән әйберне алу. Шулай да идәнгә иелеп, кәгазь кисәген күтәрергә, аны бөгәрләп почмакка томырырга көче җитте үзенең. Ирек мәйданы

2) Нәрсәне дә булса югарыга карату; югарырак хәлгә китерү. Матусов башын күтәрде дә тикшерүчегә гамьсез, салкын караш ташлады. М.Насыйбуллин. Яле, ташлагыз әле коралларыгызны да күтәрегез кулларыгызны! В.Нуруллин. [Гали] үзе абына, үзе ыштанын күтәрә, --- үзе кычкыра: – Әни, сугыш беткән! Р.Төхфәтуллин // Нәрсәне дә булса югарырак, биегрәк, калкурак итү. Аннары без, көрәкләребезне алып, --- кабер туфрагын тигезләп күтәрдек. А.Шамов // Әйләндереп югарыга таба кайтару. Малай бүрек колакларын күтәреп бәйләгән иде. М.Мәһдиев

3) Югарыга, өскә таба күчерү, югарырак торышка китерү. Баланың кыймылдаганын сизеп, йөзен каплаган челтәрле ак тукыманы күтәрде ---. М.Маликова. Өстемнән җылы юрган шуып төшә, --- керфегемне күтәрүгә --- кояш нуры күзләрне чагып ала. М.Галиев. Кулларын күтәреп дога кылганнан соң, бераз вакыт Кәбиргә карап торды. Х.Сафина

4) Ауган, егылган нәрсәне яңадан торгызу. Ауган капканы күтәрү

5) Парга калдырылган яки чирәм җирне сөрү, эшкәртү. Пар күтәрү.Чирәм күтәрү

6) Эшкәртеп югарырак итү. Түтәл күтәрү

7) Нәрсәне дә булса өскә таба туздыру; югарыга чәчелдерү. Җил шыр ялангач кыр буенча чаба, юлында очраган шәрә куаклар арасында сызгыра, корыган үләннәрне һавага күтәрә. Г.Әпсәләмов. Тузан күтәрү

8) Берәр корылма салу, төзү; әзер бураны мүкләп өю. Әнә кара, сыер абзарларының нигезе казылган килеш ята, йортларның стеналарын күтәрделәр дә туктадылар ---. Р.Вәлиев. Бердәнбер нәрсә – өй күтәргәндә өмә ясау гадәте яшәп килә ---. Р.Мөхәммәдиев. Өйне буш урынга күтәрде. Ә.Моталлапов

9) Авырлыкны тотып тору. Ул хәтле ризыкны өстәлләре ничек күтәргәндер. Ф.Яруллин

10) Нәрсәнең дә булса күләмен, микъдарын күбәйтү, ишәйтү. Иген уңышын күтәрәбез, Эшлибез бер теләктән. М.Җәлил // Арттыру. Кушма Штатларда --- укытучылар, дәресләрен ташлап, эш хакын күтәрүне сорыйлар. М.Юныс. Син дә эшкә кушылсаң, редактор эш хакыңны күтәрер ---. Р.Мөхәммәдиев. – Ник артты хезмәт хакыгыз өч тапкыр? – Аны без күтәрмәдек, Татарстан күтәрде, – дип акланды ТСЖ рәисе. Ирек мәйданы // Үстерү. Шулай, дуслар, күбрәк бирегез Мех туннарны тагын һәм тагын! Сыйфатны да яхшы итегез, күтәрерлек булсын ил данын. Ә.Исхак // Яхшырту. Сортларның һәм токымнарның продуктлылык сыйфатларын саклау һәм күтәрү өчен, --- шартлар тудырырга кирәк. Дарвинизм нигезләре

11) Көчәйтү. – Ник икәнен белсәм, үзем генә әйтер идем! – директор тавышын шактый нык күтәрде. Ф.Садриев

12) Нинди дә булса мәсьәләне, проблеманы кузгату, алга кую. Яңа өй салу мәсьәләсен Харис берничә мәртәбә күтәрде ---. Ә.Моталлапов. Әнәснең башкалардан өстенлеге тик шунда гына: ул русчаны бик шәп белә һәм җыелышларда, юк кына нәрсәләрне дә зур итеп күтәреп чыгып, озаклап сөйли ала. В.Нуруллин. Вахитовның --- ул күтәргән мәсьәләләрне җиңел генә урап узарга омтылуы бигүк ошап җитмәде Мирсәеткә. Р.Мөхәммәдиев

13) Кемгә дә булса югарырак вазифа йөкләү. Башта Хәмитне институтта калдырдылар. Шуннан кинәт күтәрелде. --- Бер-ике ел эчендә егетне тагы да югарырак күтәрделәр. М.Мәһдиев. Кайберләрен эшләрендә күтәрделәр я икенче җиргә күчерделәр – андыйлары безне хәзер кызыксындырмый. Р.Мирхәйдәров. Каханымны юлдан яздырды, ил белән идарә итү өчен, үзе тәрбияләгән балакаем Йосыфымны үтә яшьли тәхеткә күтәрде. М.Хәбибуллин // Үстерү. Алар татар шигъриятен дөньяга күренерлек биеклеккә күтәрделәр. И.Юзеев. Кызы да нинди бит! --- авылда бер чибәр, авылда гынамы – тирә-якның данын күтәрерлек. М.Галиев. Эшләгән кешене Гайсә күтәрде, әрәмтамакларга, ялкауларга көн күрсәтмәде ---. Ф.Садриев

14) Кемнең дә булса каршында абруйны арттыру. Сәдаканы мул биргәннәрнең гөнаһлары да мул, ләкин муллалар да, Ходай үзе дә азгын бәндәләрен бик теләп кичерә, әүлиялар санына күтәрә. Г.Әпсәләмов. Бу повестьлар --- Х.Сарьянны күренекле язучылар рәтенә күтәрде. Ә.Нигъмәтуллин

15) Югарырак итү, камилләштерү, арттыра төшү, дәрәҗәсен үстерү (аң-белемне, культураны һ.б.). Венага барышлый Кёнигсбергта, --- Прагада булдык ---. Ничек тә рухи яктан баерга, белемебезне күтәрергә тырыштык. Җ.Тәрҗеман. Анда [Эчке эшләр министрлыгында] бераз эшләгәч, Мәскәүгә белемен күтәрергә китә. М.Насыйбуллин. --- ул үзенең аң-белемен һәм теоретик хәзерлеген күтәрү өстендә дә өзлексез --- эшләвен дәвам итә. Р.Мөхәммәдиев

16) Нинди дә булса иҗтимагый эчтәлекле эш-хәрәкәткә кузгату, җилкендерү. Имеш, әйттеләр, пуп белән кушылган да, икәвесе, фетнә күтәрмәкче булып, савитка каршы йөргәннәр... Э.Касыймов. Ул кеше әле генә Златоусттан кайтып төшкән икән, анда эшчеләр восстание күтәргән, ди. Р.Мөхәммәдиев. Тау халкы күбесе елганың түбән агымына качкан, андагы кабиләләрне күтәреп, көрәшне дәвам иткәннәр. А.Муранов // Күмәк, дәррәү хәрәкәткә китерү. Мин моны бу килеш кенә калдырмаячакмын! Бөтен авылны күтәрәчәкмен! Ф.Яруллин. Иптәш кызы авылны күтәргәндер инде. Х.Ширмән. [Азат Мусин] --- салкын буранлы төндә барлык милиция хезмәткәрләрен күтәрә ---. Мәдәни җомга // Ризасызлык белдерү, килешмәү. Минем, бөтен тыюларга, «ярамый»ларга төкереп, язмышыма каршы бунт күтәрәсем килә. Ф.Яруллин. Зариф үз гомерендә беренче тапкыр әнә шулай «бунт» күтәрде. Г.Әдһәм

17) Шатлык, куаныч хисе уяту; яхшы тәэсир итү. Әгәр җәй көне булса, бәлки, Гөлчәчәгенең кәефен күтәрергә әнә шушы бакча ярап куяр иде. Ф.Яруллин. Һаҗәрнең күңелен күтәрү, күңелен күрү өчен хәзерләнгән сүзләр югалалар да калалар. М.Хәсәнов

18) Кичерү, баштан үткәрү; түзү (авырлыкларга һ.б.ш.). Утыз алты ел тыелам инде мин, хатын. Утыз алты ел астыртын гына әр-хур күтәрәм. Ш.Рәкыйпов. Билгеле, ул түзәр, барысын да күтәрергә тырышыр. Г.Әдһәм. Хәзер --- авырлыкны күтәрергә өйрәндем. Р.Кәрами

19) Берәр яман сүзне һ.б.ш.ларны авырсынмыйча кабул итү, үз өстенә алу; кичерү, үткәреп җибәрү. Гайсә Батталович миңа күпме пычрак атты – мин барысын да күтәрәм. Ф.Садриев. – Үз хурлыгымны үзем күтәрермен, Җәләл абзый, – диде Гөлчирә. Х.Сафина. Мондый мыскыллауны Вәлиулла күтәрә алмады. Ф.Яхин

20) Үз өстенә алу, түләү (чыгымнарны). Ахырда Әбелмәних үзенең иң зур соравын бирде: – Алексей Петрович, бетереп булгач, бетереп сөйләшик: укыткан өчен күпме алырлар? Күтәрә алырбызмы? Г.Әпсәләмов. Туй чыгымнарын да үзем күтәрәм, ди. М.Хәбибуллин. Үлә калсаң, иске зиратка күмдер. Бөтен расхудларын үзем күтәрәм. А.Гыйләҗев

21) Нинди дә булса бәйрәм, тантана уңаеннан теләк белдереп эчемлек эчү. Икегезнең бәхете өчен туегызда тост күтәрдем һәм шуннан айный алмадым. Р.Мингалим. Үзебезнең Казан халкы исеменнән кыю диңгезчеләр хөрмәтенә, аларның исәнлегенә тост күтәрдем. Җ.Тәрҗеман

22) сөйл. Гомумән спиртлы эчемлек эчү. Көзне мактадык, күңелдәге моңсу уйларны да әйтеп, чәркәләрне күтәрдек. Г.Ахунов. Малайлар рюмкаларын күтәрергә генә торганда, Гөлҗиһан: «Юк, балалар, юк! --- Бәхиллегем юк!» Ф.Яруллин

23) сөйл. Нинди дә булса исемгә, дәрәҗәгә ия булу. [Депутат:] Әгәр бу мәсьәлә милләт теләгәнчә хәл ителмәсә, --- безгә депутат исемен күтәрүдә мәгънә калмый. Ш.Камал

24) Йөкле булу, карында бала йөртү. Әгәр дә хатыннар корсак күтәрү, --- бала күмү хәсрәтенә күмелеп кенә яши торган булса, ул ничек ирләр белән тигез хокуклы була алсын, ди? М.Маликова. Ул бит бер мәртәбә дә корсак күтәрмәде: Габдерәхименә тугры Рабига ят ирдән бала табу турында уена да китереп карамады. Н.Гыйматдинова

25) Хуҗалыкны, аның тармакларын яхшырту, торгызу, юлга салу. «Киләчәккә хатлар» --- авылда колхоз төзү һәм завод-фабрикада социализм ярышын алып баруны, промышленностьны күтәрүне сурәтли. Г.Нигъмәти. [Егет:] Без күмәкләштерелгән авыл хуҗалыгын тагын да күтәрергә, колхозчыларны таза тормышлы итәргә --- тиеш. А.Шамов. Гел халык өчен тырышты, колхозны күтәрәм дип тырмашты ---. М.Маликова

26) Нәрсәне дә булса билгеле бер югарылыкка җиткерү. --- көчәнә торгач, пар басымын тиешле атмосферага күтәрдем. М.Юныс. Моның өчен төнгә мичкә ягалар, температураны гадәттәгедән 3 градуска күтәрәләр. Яшелчәчелек. Мульчалау бик күп яшелчә культураларының уңышын күтәрә. Мәйдан

27) Ниндидер таләпләргә, шартларга җавап бирү. Элек төзегән ферма тораклары, мастерскойлар да искерде, --- замана таләпләрен күтәрә алмый башладылар. Ф.Садриев

28) Организмның йогышлы авыруларга һәм генетик чит матдәләргә каршы тора алучанлыгын ныгыту. Фейхоа салкын тиюдән саклый, иммунитетны күтәрә. Ирек мәйданы

29) мат. Санны яки алгебраик аңлатманы күрсәтелгән мәртәбә үз-үзенә тапкырлау. Вакланманы дәрәҗәгә күтәрү өчен, санаучыны һәм ваклаучыны аерым-аерым шул дәрәҗәгә күтәрергә һәм беренче нәтиҗәне икенчесенә бүләргә кирәк. Алгебра

30) Кайбер исемнәрдән соң килеп, шул исем белдергән эш-хәрәкәтне башлауны аңлата. Волком персидәтеле рөхсәтеннән башка беркемне дә ябарга хакыбыз юк безнең, дигән идек, бик каты тавыш күтәрделәр. В.Нуруллин. Хуҗаның давыл күтәрәсенә ышанып, шомланып та калдылар. Ә.Моталлапов. [Клабуковның] күргәне-ишеткәне бар, комбат – кәеф кешесе, юкка гына кырын сүз әйтеп тавыш күтәрергә дә әвәс. С.Шәрипов

Күтәреп алу 1) Бик теләп кушылу; хуплап каршы алу. Шулай-шулай, дөрес сөйлисең, – дип күтәреп алды Миләүшә җиңгәсе. Р.Мөхәммәдиев. Гөлбикә карчык картының сүзләрен хуплап күтәреп алды. Ф.Яруллин; 2) Бердәм, берьюлы, дәррәү, бергә, бер үк вакытта башлау. Нечкә генә тавыш белән башланган җырны әйләнәдәгеләр бердәм күтәреп алып киттеләр. К.Тимбикова. Өмәче хатыннар җырны күтәреп алдылар ---. Х.Сафина. Җырның кушымтасын Мирсәет тә күтәреп алды. Р.Мөхәммәдиев. Күтәреп чыгу Нинди дә булса мәсьәләне башлап, беренчеләрдән булып күтәрү. Бозыла башлаган икмәкне әлеге пункттан суга түктеләр. Мин шуны матбугатта күтәреп чыктым. Ф.Садриев. Бераз дөньялар үзгәреп, колхозның тамагы тук булырга тиешлеге турында гап-гади бер законны күтәреп чыкканнар иде ---. М.Мәһдиев. Философ үзенең ул хезмәтендә мин сезгә әле генә сөйләгән мәшһүр космогоник гипотезаны күтәреп чыкты. Җ.Тәрҗеман

Күтәрә бару Булган берсен күтәрү, рәттән, эзлекле күтәрү; тагын да югарырак күтәрү. Моңа кадәр кабып кына куя торган егет иде үзе. Ә бүген авызланды, салган берсен күтәрә барды. Ф.Яхин

Күтәрә бирү Бернигә карамастан күтәрү; бераз күтәрү. Бу сүзләрне ишеткәч, майор, кашларын күтәрә биреп, чын соклану белән Галимҗан абзыйга беравык карап тора ---. Ә.Еники. Мин, чиләкне азрак күтәрә биреп, астына үзем язган «листовка»ны кыстырам ---. З.Зәйнуллин. Ул балаларныкы шикелле кечкенә арык күкрәген калкытып, ияген күтәрә биреп --- сузылып тик ята иде. З.Биишева

Күтәрә тору Әледән-әле яки даими күтәрү

Күтәрә төшү Аз гына күтәрү. --- честьны егетләрчә бирергә өйрән. --- Терсәгеңне күтәрә төш. С.Шәрипов. Сезнең эш хакын бераз күтәрә төшәргә вакыт җитмәдеме икән, дим. Р.Мөхәммәдиев. Ир кеше башын күтәрә төште ---. Ф.Галиев

Күтәреп бетерү Ахыргача, бөтенләй күтәрү. Вахтада торучы матрос трапны күтәреп бетергән иде. М.Юныс

Күтәреп җибәрү Кисәк күтәрү, артык югары күтәрү; күтәреп кую. Бакчачы карт сөйләгәннәрне китаптан, чыннан да, таптым мин. Бу аның абруен күтәреп җибәрде. Ш.Рәкыйпов. Теге иптәш аны эчкә чакырган да: «Менә, агайне, --- менә бу стаканны яңа йортны котлап күтәреп җибәр», – дигән. М.Мәһдиев. Шулчак Ания: – Безнең әтиләр болай уйный белмиләр, – дип, өлкәннәрнең кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Г.Галиева

Күтәреп кую Бер тапкыр яки тиз арада күтәрү. Әйдә, әйдә, егет кеше булуың өчен бер күтәреп куйыйк әле. Р.Вәлиев. Сәмигулла --- якасын күтәребрәк куйды. Ф.Яруллин. Уфа педагогия институтын яңарак кына тәмамлаган --- җәендә ул туган авылында ике катлы өй күтәреп куя. Л.Хәмидуллин

Күтәреп тору Гел, даими күтәрү; хәзерге вакытта күтәргән булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә