КҮТӘРӘМ II и. сөйл. Кеше ярдәменнән башка тора да, йөри дә алмый торган хәлсез кеше яки арык терлек. Аксак – күтәрәмнән яхшырак. Мәкаль

Күтәрәмгә калдыру Хәерчеләндерү, ярлы хәлгә төшерү. --- хәл кадәри талантларны күтәрергә кирәк, чөнки --- талантларын күтәрә белмәгән илне талантсызлар күтәрәмгә калдырачаклар. Мәдәни җомга. Күтәрәмгә калу 1) Азык җитмәүдән хәлсезләнеп, басып тора алмаслык хәлгә килү (терлек тур.). Нәсел айгырын теләсә кем җикми, ул күтәрәмгә калган колхоз алашасы түгел, үз кадерен үзе белә. Н.Әхмәдиев. Тәүлегенә 200 грамм фураж бирелә. Аның белән генә ат туйдырып буламыни? Күтәрәмгә калды малкайлар. А.Фәләх. Күтәрәмгә калган ат хәлендәге бу колхозны торгызып, урта куллар рәтенә чыгарсаң, --- Ленин ордены синеке. Р.Айзатуллин; 2) Берәр төрле эш-хәрәкәттән яки көчле авырудан соң бик нык хәлсезләнү, аякка баса алмаслык хәлгә килү (кеше тур.). Анда ул бик авыр операция кичерә. Операциядән соң күтәрәмгә кала. М.Мәһдиев. Алсыз-ялсыз чаба торгач, үзе күтәрәмгә калды ---. А.Гыйләҗев. Юлдашы күтәрәмгә калган иде инде, Мирсәет аны почмакта торган утыргычка китереп утыртты. Р.Мөхәммәдиев; 3) Бик газаплы, ач һ.б.ш. авыр чор кичерү. Күтәрәмгә калган чорны Сез ул күтәрүчеләр, Теш кысып, бар авырлыкны Эшләп үткәрүчеләр. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә