КҮТӘРӘМ I и. Печән яки салам җыйганда, бер күтәреп алырлык итеп әзерләнгән печән яки салам өеме; күбә. Галимә апа печәнне үзе биеклеге булганчы тәгәрәткәч, әтинең: «Галимә кызым, --- күтәрәмнәр тигез булсыннар ---», – дип әйткәнен ишеткәч кенә туктады. М.Гафури // Бер күтәреп алырлык әйбер. Бездә тыгыз, дигән сылтау белән --- икенче ротадан лейтенант Зотов бер күтәрәм әйбере белән күчеп килде. С.Шәрипов |