КҮТӘРТМӘ и. 1. 1) Язын яки көзен, су үтеп аякны юешләтмәс өчен, чабата яки юкә башмак астына куела торган, баш-башы шакмакланып эшләнгән җайланма. – Кар суы үтәр, – диде әти. Сөяннән күтәртмә ясап, чабата табанына беркетте. Г.Сабитов

2) к. күтәрмә I 1. (1 мәгъ.). --- фрезерчы Бәһрам, кемнеңдер күтәртмә баскычына килеп басуын сизеп, артына борылып карады ---. Н.Хәсәнов

2. с. мәгъ. Астына нәрсәдер өеп, биегәйтеп эшләнгән. Ә трактор --- күтәртмә юлга ыргылды. Н.Гыйматдинова. Күтәртмә сәхнәдә озын өстәл. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә