КҮТӘРТКЕЧ и. махс. 1) Нәрсәне дә булса күтәреп икенче урынга күчерү җайланмасы, күтәрү машинасы; кран. Шулвакыт бик каты итеп җил китереп бәрде, тракторның кайсыдыр җире шартлап китте. Нәзир, --- тракторны алга кузгалтты һәм үзе: – Бу тирәгә якын килмәгез, күтәрткеч сынды! – дип --- кычкырып җибәрде. Ф.Яруллин 2) Нинди дә булса авыр предметны беркадәр өскәрәк күтәртү җайланмасы, домкрат. [Автомобильнең] көпшәк шины ләшперәп төшкән, тәмам бушаган. Җирдә насос, күтәрткеч һәм ачкычлар таралып ята. А.Шамов |