КҮТӘРМӘ I и. диал. 1. 1) Өйалды баскычы; болдыр. Шулчак, тышкы күтәрмәдән үк дөбердәп, өйгә ике кара малай чабып керде. Х.Сарьян. Заһир ---, капканы ачып, --- күтәрмәгә таба атлады. Т.Таһиров. Яңа йортның биек киң күтәрмәсенә утырам да янәшәмдәге алмагачтан --- алма өзеп алам. Д.Булатова 2) Баскычның бер басмасы. Чиста итеп юган баскыч күтәрмәсенә --- Айтуган карт та килеп утырды. Г.Бәширов 3) Печәнлек. Сукмакны салып бетергәч, күтәрмәдән малларга печән төшерергә кирәк иде. Р.Зәйдулла 4) Басма яки күпернең, саклык өчен, ике ягына беркетеп эшләнгән коймасыман култыкса. Ул бик озак тынычлана алмады, күпер күтәрмәсеннән иелеп, суга карады. З.Кадыйрова 5) Аскуйма. Рядовой Тарарушкинның кулында күңелле генә көй чыгара торган локатор станциясе моделе иде. Ул китап зурлыгындагы күтәрмәгә утыртылган. Р.Кәрами 2. с. мәгъ. 1) Күтәренке, аз гына күтәрелеп торган. Кәпәренеп йөргән күтәрмә борыннарның якаларыннан гына тотып күтәрәм ---. А.Гыйләҗев. Утыз яшьләр тирәсендәге кечкенә, ябык кына, --- җәенке күтәрмә борынлы --- Виктор Хлопаков --- ярминкәләрнең берсен дә калдырмый. И.Тургенев 2) Кайтарып куелмый торган, төз итеп бастырылган; утырма. Бераз читтәрәк --- көмеш укалы күтәрмә якалы зәңгәр постау мундир кигән ике егет тора. Җ.Тәрҗеман. Һай өс-башлары, бер дә галәмәт икән: аякларында ялтырап торган яхшы хром итекләр --- һәм күтәрмә изүле, утыртма җилкәле әфисәрләр гимнастёркасы ---. Ф.Яхин. --- дәү әтинең күтәрмә якасы камыт кебек селкенеп тора иде. В.Астафьев 3) к. күтәрелмә (1 мәгъ.). Капка алдында тирән чокыр булып, кирәк чакта гына аның аркылы күтәрмә күпер төшерелеп, шул күпердән кереп-чыгып йөргәннәр. Җ.Тәрҗеман |