КҮТӘРЕНКЕЛЕК и. Күтәренке булу; көр булу; шатлыклы булу. Һәркайда елына бер генә була торган күтәренкелек, һәммә тәрәзәләрдә төрле төсләрдәге утлар җемелди. М.Маликова. Ә менә Саматның мондый мәҗлес-кичәләрдәге гадәти күтәренкелеге, шуклыгы сизелмәде. Г.Галиева. --- мин үземдә әллә ниткән бер җиңеллек, күтәренкелек тоям, әйтерсең лә миңа канатлар үскән ---. Гөлшәһидә // Күтәренке күңел, күтәренке рух. Дөньяда безнең авылның --- борчак кузакланган кояшлы көннәре кадәр ямьле вакыт, рухи күтәренкелек --- тагын кайда була икән? М.Мәһдиев. Чыгышлый Ислам Кәримәгә дә күз салып алырга өлгерде --- һәм, бөтен тәнендә ниндидер күтәренкелек тойган хәлдә, бусагадан тышка атлады. С.Шәмси. Зөфәр Шәрипович үзенә чакырылган җитәкчеләрнең һәрберсен күтәренкелек белән кабул итте. Ф.Садриев |