КҮТӘРЕНКЕ с. 1) Тирәсендәгеләргә караганда бераз биегрәк, калкурак. Инешнең аръягында --- биек булмаган күтәренке таучыкларны каплаган әрәмәлек – бәләкәй урманлык башлана. Ш.Камал // Бераз күтәрелеп торган. Соңгы вакытларда картаюын тоя башласа да, --- аның гәүдәсе төз-тыгыз, иңбашлары күтәренке. М.Хуҗин. Койган да куйган әнисе инде: зәңгәрсу күзләре өстендә дугаланып торган куе кара кашлар, чак кына күтәренке борын ---. Х.Сафина. Ул таманча буйлы, шадра битле, бөдрә чәчле, күтәренке җәлпәк борынлы --- кеше иде. И.Тургенев

2) к. күтәрмә I 2. (2 мәгъ.). Аның өстендә алтын төймәле, күтәренке якалы, карасу зәңгәр постаудан тегелгән сюртугы бик килешле утыра. Җ.Тәрҗеман

3) Югары, зур. Авыруның тән температурасы күтәренке

4) Көр, шатлыклы (тавыш тур.). Әлегә янәшә басып торсалар да, аерылу авырлыгы күңелне изә башлаган, ләкин үзләре моны сиздермәскә тырышалар, күтәренке тавыш белән шаярышалар иде. М.Маликова // Шат, көр; дәртле. Зариф Шәймөхәммәтович, кичә сез киңәшмәдән соң бик күтәренке күңел белән таралышкансыз дип ишеттем. Ф.Садриев. Аның күңеле күтәренке иде. Ф.Яруллин. --- ниндидер тыелгысыз күтәренке рухка, эчтән ургылып чыккан дәрт-дәрманга ия иде егет. Г.Әдһәм

5) Югары; арткан, күтәрелгән (бәяләр). Ел коры булу сәбәпле, игеннәрнең бәясе шактый күтәренке



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә