КҮТӘРЕЛҮ ф. 1. 1) төш. юн. к. күтәрү. Мәҗлес шактый кызган иде, капитанның сүзләрен хуплап янә бер тост күтәрелде. Ф.Яруллин. [Миңнулла] --- мәсьәләне тавышка куйды: – Кем дә кем --- үзе теләп фронтка китәргә риза, шуларның кул күтәрүләрен сорыйм. – Бер кул да күтәрелмәде. В.Нуруллин 2) Югарыга менү. Шомарып беткән баскычтан икенче катка күтәрелдем. Х.Сарьян. Траптан күтәрелгән сабыйлар әби-бабаларының кочагына менеп кунаклый барды. Р.Мөхәммәдиев. Уртадагы ике-өч аратасы кайчандыр янып күмерләнгән --- баскычтан Ирек икенче катка күтәрелде. Ф.Садриев 3) Түбәннән югарыга таба сузылу, түбәннән биеккә менү (юл һ.б.ш. буенча). Менә мин Агыйдел белән өскә күтәреләм. Х.Сарьян. Алар бодай кыры эченнән әкрен генә үргә күтәрелделәр. Ә.Галиев. Яз башында ук бригада Ост-Кейптан Краблы елгасы буйлап бик югарыга, Избяноега күтәрелде. А.Мифтахетдинов // Биеклеккә ашу; өскә таба сузылу. Ә каршыда теп-текә кара яр, аның өстендә, биек яшел стена булып, наратлык күтәрелә. Ф.Садриев 4) Нәрсәнең дә булса өске, югарыгы торышка килүе. Мостафин, сөенеп, Наҗиясен бер кулы белән күкрәгенә кыса, ә Наҗия, аяк очларына күтәрелеп, тиз генә иренен суза. Ә.Еники. Кыз аңа күтәрелеп карады да: – Юк, ашыкмыйм, – диде. С.Шәмси 5) Вертикаль юнәлештә хәрәкәт итеп ачылу. Тәрәзәсен чиртүгә, ялт итеп, ак пәрдәсе күтәрелде. Ш.Җиһангирова 6) Утырган яки яткан урыннан торып басу, калку. Абдулла аягына күтәрелде дә кашларын җыерып, хатынының шәл очыннан тартты ---. Э.Касыймов. Солтанның йөзе яктырып китте, ул: – Иншалла, барысы да әйбәт булыр, – дип сөйләнә-сөйләнә, урыннан күтәрелде. Х.Сафина. Җәмил ишегалдында күренүгә, лапас күләгәсендә утырган Фирүзә фыр итеп күтәрелде ---. А.Гыйләҗев 7) Һавага очып менү. Нинди уҗым басуы инде ул, ук булып ыргылып күккә тургай күтәрелеп сайрамаса? М.Мәһдиев. Янәшәдәге куаклыктан бер көтү кызылтүш пырылдап күтәрелде ---. Ә.Гаффар. Автоматтан кыска очередь бирдем. Шунда ук һавага ракета күтәрелде. Г.Сабитов // Югарыга таба чәчелү, кубу, тузу (тузан, кар һ.б.ш.). Туктаусыз хәрәкәттә булган салам селеккечтән болыт булып тузан күтәрелә. Х.Сафина. Көннең икенче яртысында җирдән себерә торган буран күтәрелде. М.Шаһимәрдәнов. Кара болыт күтәрелсә, Гөлҗиһан морҗаларны, тәрәзә-тишекләрне томаларга ашыга ---. К.Тимбикова 8) Нинди дә булса биеклеккә җитү. Бу дәвердә --- Каспий диңгезе көтмәгәндә 19 метрга күтәрелде. М.Хәбибуллин. Идел суы егерме сигез метрга күтәрелде. Р.Кәрами. Кушылдыклары мул сулы булганда, күл 1,5–2 метрга хәтле күтәрелә ---. А.Муранов // Буйга үсү, үсеп озынаю, биегәю (үсемлекләр тур.). Саматов җитлегеп килгән бодай басуларыннан, буйга күтәрелгән яшел кукурузлардан --- күзен ала алмыйча карап тора. Г.Минский 9) Горизонт өстенә чыгу; өскә менү, югары таба хәрәкәт итү, калку (кояш, ай тур.). Озакламый Казан өстендә кояш күтәрелер ---. Ф.Латыйфи. Ихата буйларына шомлы күләгә ташлап, ай күтәрелә. М.Галиев. Кояш инде күктә тәртә буе күтәрелгән ---. Р.Зәйдулла // Югарыга үрләү. Елгачык өстеннән өрфия ашъяулык кебек томан күтәрелгәнне карап торырга ярата. М.Хәбибуллин. Салкынча икән казармада, әкрен-әкрен җылы һава өскә күтәрелә. С.Шәрипов. Якында гына, яр читендә, өч казан асканнар – өсләреннән кайнар бу күтәрелә. Э.Касыймов 10) кит. Төзелү, салыну, үсеп чыгу. Алтын Урда ханына кала салуга --- Багдадтан да осталар чакыртылган иде. Әнә шулай, ике-өч ел эчендә, тиңе булмаган хансарай күтәрелде. М.Хәбибуллин 11) Алга китү, юлга салыну, рәтләнү, җайлану, яхшыру. Самат агроном булып эшләгән елларда колхоз шактый күтәрелде. Г.Галиева 12) Нинди дә булса эш-хәрәкәт башлап җибәрү, керешү. Менә шушы сәгатьтә кемнәрдер --- атакага күтәрелә. Т.Таһиров. --- полк штабы начальнигы майор Вайнтрауба һөҗүмгә күтәрелү турында дивизиядән --- әлегә бернинди боерык алынмавын әйтте. Ш.Рәкыйпов // Баш күтәрү, восстание күтәрү, фетнә кубару. Француз революциясенең туплары тынып өлгермәде, Испаниядә көрәш башланды, Италиядә карбонарийлар күтәрелеп чыкты. Җ.Тәрҗеман. Икмәген Совет талый башлагач, мужик тиз күтәрелер. Х.Сафина. Горур табигатьле халык яулап алучыларга баш иеп тормаган, әледән-әле ирек өчен көрәшкә күтәрелгән. А.Муранов // Ризасызлык белдереп яки кискен рәвештә каршы төшү. Ил сөяр җанлы шагыйрьләр һәрвакыт, ирек җырчысы булып, коллыкка, вәхшилеккә каршы күтәрелделәр. И.Юзеев. Ялгышасың, Галкин ---. Мин ялгыз түгел! --- Кирәксә, минем өчен йөзләр, меңнәр күтәрелер... М.Хәсәнов. Һарун Фаикъка каршы күтәрелде: – Ашыкма! Иртәрәк... А.Вергазов 13) Кайбер исемнәрдән соң килеп, эш яки хәрәкәтнең башлануын, барлыкка килүен белдерә. Кычкырыш-тавыш күтәрелде. Г.Исхакый. Пионинога кагылмас булды. Гауга күтәрелүгә караганда, уйнамый тору хәерлерәк иде... Ә.Моталлапов. Күлдә штормнар бик еш булып тора. Алар кинәт кенә күтәреләләр ---. А.Муранов 14) Нинди дә булса эш, мәсьәлә куелу. Моңарчы күтәрелеп тә, томалана барган мәсьәләләр яңарып калкып чыктылар. М.Әмир 15) Таралу, җәелү, яңгырау; ишетелү. Йоклаган халыкның хырылдау тавышы һавага күтәрелә. Ш.Усманов 16) Кайсы да булса өлкәдә тагын да югарырак дәрәҗә яулау. «Дәрәҗә» күтәрелгәннән-күтәрелде, --- малайлар минем якын дус булып тору юлларын эзли башладылар. М.Гафури. Фатих Кәрим сугыш чорында иҗатының иң югары ноктасына – халыкчанлыкка күтәрелә. И.Юзеев // Нәрсәнең дә булса микъдары, күләме арту, күбәю; нәрсәнең дә булса бәясе арту, үсү турында. Шуның белән бергә, жалованье да дүрт сумнан җиде сумга күтәрелде. М.Гафури. --- Бохарада мамык, җиләк-җимеш бәяләре инде шактый күтәрелде. Т.Әйди. Икмәкнең бәясе бик каты күтәрелде. Х.Сафина // Нәрсәнең дә булса көчәю, интенсивлыгы арту. Акрын, бик акрын башланган музыкаль тавышлар йомшак, ягымлы күченүләр белән зур зилзиләләргә җитә... тына... тагын күтәрелә. Г.Кутуй. Студия еллары яшь татар композиторларының иҗат активлыгы күтәрелү белән характерлы. М.Җәлил 17) күч. Кемнең дә булса каршында абруй арту. --- Сабитов эшләгәнне --- әйтмәгән сурәттә, беренче секретарь каршында аның дәрәҗәсе бер башка күтәреләчәк ---. Ф.Садриев 18) күч. Үсешнең югарырак дәрәҗәсенә ирешү, камилләшү. Тукай, Такташ, Җәлил, Туфан күтәрелгән кыяга менәрлек яшьләребез бармы? И.Юзеев. Беренче татар опера театрының төзелүе – татар совет культурасының --- яңа баскычка күтәрелүен күрсәткән факт. М.Җәлил 19) күч. Үсү, башкалардан өстен булу. Тел остасы булу дәрәҗәсенә күтәрелә алды ул. С.Поварисов. Арсланов Татарстан Югары Советына депутатлыкка сайлау кампаниясендә аны үзенең ышанычлысы итеп алды. Менә шунда ул үзенең апогеена күтәрелде. Ф.Садриев. [Диктор тавышы]: --- Манзара авылы илебез картасында зур хәрефләр белән язылырлык дәрәҗәгә күтәрелде. К.Ситдиков // Дәрәҗә ягыннан өстенлеккә ирешү. Башта Хәмитне институтта калдырдылар. Шуннан кинәт күтәрелде. М.Мәһдиев. --- кичәге студент өчен кыска вакыт эчендә өлкән инженерга күтәрелү – зур казаныш. Р.Мөхәммәдиев. Авылга кайтып хезмәт куймакчы иде, шәһәр кешесенә әйләнде, дәрәҗәле урынга күтәрелде... Ә.Моталлапов 20) күч. Нинди дә булса сәбәпләр белән кешенең физиологиясендә үзгәреш барлыкка килү. Тегесе авыр эндәшә, аның температурасы күтәрелгән, ябыккан, йончыган. М.Мәһдиев. Январь азакларында Иреккә әллә нәрсә булды. Кич җитүгә, аның башы авыртырга тотына, күңеле болгана, кан басымы күтәрелә ---. Ф.Садриев. Ул көнне Назлыгөл мәктәпкә барырга әзерләнә, сеңлесе тән кызуы күтәрелеп авырып ята иде. Ф.Җамалетдинова 2. рәв. мәгъ. күтәрелеп. Бердәм, берьюлы, дәррәү. Бөтенесе күтәрелеп көлделәр. Ф.Садриев ◊ Күтәрелеп бәрелү Бик нык ачулану, тиргәү; кызып китү; тузыну. [Сәет] – Газиз әткәбезне искә алыйк... – Василий күтәрелеп бәрелде: – Әһә, хәзер исеңә төштеме? Ф.Латыйфи. Ихтыяр --- күңел түрендә ачу кайнавын сизсә дә, Нурисламга күтәрелеп бәрелүдән тыелды. Р.Вәлиев. Андый хәлләрдә күтәрелеп бәрелү акыллы эш булмасын Сөләйманов белә иде. Ф.Галиев. Күтәрелеп карамау Игътибар итмәү, әһәмият бирмәү. Үткән-сүткәннәр аңа игътибар итәләр, таныганнары кычкырып исәнләшәләр, Митрәй агай аларга күтәрелеп тә карамый ---. М.Хәбибуллин. Күтәрелеп чыгу Үсү, башкалардан аерылып тору. --- әдәбиятка-сәнгатькә, эстетикага игътибар бирелгән мәктәпләрдән чын талантлар: язучылар, артистлар күтәрелеп чыга. И.Юзеев. Гомуми культурабызга, әдәбиятыбызга һәм сәнгатебезгә зур өлеш керткән Гафур Коләхмәтов, --- Кави Нәҗми кебек, мишәр арасыннан күтәрелеп чыккан әдипләр, язучылар аз түгел бездә. Э.Касыймов. Күтәрелмәгән чирәм Кайсы да булса өлкәдә әлегә кадәр игътибардан читтә торган, аз өйрәнелгән мәсьәлә, проблема Күтәрелә бару Вакыт үткән саен ныграк күтәрелү. Вакыт үткән саен, комиссар улы аның каршында гел күтәрелә барды. Г.Бәширов. Егет кызның аягына кадалган чүпне эзләгәндә, аяк һаман югарырак күтәрелә барды. Ф.Яруллин Күтәрелә башлау Күтәрелергә тотыну. Менә тирә-якка пар чәчеп, (шәмнең) беренчесе күтәрелә дә башлады. М.Хәсәнов. Әнисе сөйләнә-сөйләнә өйдән чыкты. Тупсадан төшкәндә, кинәттән туктады да кире күтәрелә башлады. А.Хәлим. Әкренләп башка яшьләр дә ярга күтәрелә башладылар. Ф.Яруллин Күтәрелә төшү Беркадәр, аз гына күтәрелү. Шул урында Равил Идрисович --- күтәрелә төште, куллары ирексездән нәрсәдер эзләгәндәй итте. Ф.Галиев. Тәслимә түти чак кына терсәгенә күтәрелә төште. М.Шаһимәрдәнов. Күңелләр тагын да күтәрелә төште. Г.Сабитов Күтәрелеп алу Аз вакытка гына, билгеле бер вакыт аралыгында гына күтәрелү. [Әткәйнең] Мине күргәч, кәефе беразга гына күтәрелеп алды ---. Р.Вәлиев Күтәрелеп бару к. күтәрелә бару. Сүз Нәҗип турында бара, кызым. --- Әнә хәзердән үк ничек күтәрелеп бара. Ә.Еники. Барлас Камалов хикәядән хикәягә, әсәрдән әсәргә үсә бара, әдәбият баскычыннан күтәрелә бара ---. Х.Сарьян. Ай отыры биеккәрәк күтәрелә бара. М.Галиев Күтәрелеп җитү Билгеле бер дәрәҗәгә кадәр күтәрелү. Авторның ашыга төшкәнлеге сизелә. Шул сәбәпле бик зур мөмкинлеге булган яшь кеше образы зур герой дәрәҗәсенә кадәрле үк күтәрелеп җитмәгән. Г.Ахунов. Кояш төшлеккә күтәрелеп җиткәндә, мотоциклының артына Сәбиләне утыртып, Нурислам килеп төште. Р.Вәлиев Күтәрелеп калу Ниндидер бер вакыйгадан, хәлдән соң күтәрелгән хәлгә килү. Иске «Жигули» артыннан тузан өермәсе генә күтәрелеп калды. Р.Мөхәммәдиев Күтәрелеп килү Менә-менә күтәрелә башлау. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет Яруллин әле иҗатының күтәрелеп килгән чорында. И.Юзеев. Яңа гына кояш күтәрелеп килә. Ә.Галиев. Тәрәзә артында, кул сузымы гына ераклыктагы офыкта --- кояш күтәрелеп килә. Р.Вәлиев Күтәрелеп китү Кинәттән күтәрелү. [Шаһсуарзадә:] Шунысын исеңдә тот: болай тиз күтәрелеп киткәч, матрослыкның тәмен сизми калуың бар. М.Юныс. Аның хәле авырайганнан-авырая барды. Кан басымы күтәрелеп китте. Г.Галиева. Казлар йөгерешеп барганнар да канатларын җилпеп күккә күтәрелеп киткәннәр ---. Р.Вәлиев Күтәрелеп кую Кисәк, бер мәртәбә күтәрелү. [Теге хәшәрәт]: «--- Бармак очы белән генә кызга кагыла алсаң да – кыз синеке!» – ди. Ә үзе, Миңнулла Зәйнәпкә үрелеп җитәм дигәндә генә, ялт, күтәрелеп куя. В.Нуруллин Күтәрелеп тору Әледән-әле күтәрелү яки күтәрелгән хәлдә булу. Өстәлдә --- олы табак белән китереп куйган бәрәңгедән, ашыйсы килүне котыртып, җылы бу күтәрелеп тора. Ә.Еники. Кан басымының эше бер күтәрелеп, бер төшеп тору инде аның. И.Нәбиуллина. Аның чәчәк таҗы кечкенә күбәләкнең күтәрелеп торган канатларына охшаган 5 төрле таҗ яфракчыгыннан тора. Ботаника |