КҮТӘРЕЛЕШ и. 1) Икътисади һәм социаль шартларның яхшыруын таләп итеп оештырылган халык яки аерым төркемнәрнең хакимияткә каршы чыгышы; гамәлдәге иҗтимагый стройны юкка чыгару яки яңа хөкүмәт төзү өчен кораллы восстание. --- Степан Разин күтәрелешендә катнашкан гаярь гыйсьянчы бабабыз --- һәм аның уллары --- нәкъ менә шул шомлы чорда – унҗиденче гасырда – чагыштырмача тыныч Болын ягына күченеп китәләр. А.Сункишев

2) Хакимияткә каршы заговор юлы белән оештырылган кораллы чыгыш; бунт, фетнә. Ләкин бу, күзен кан баскан, котырган кулак күтәрелешен жиңәргә ялгыз егетнең көче җитә алмады. Г.Ибраһимов

3) Нәрсәнең дә булса көчле үсеш алуы, алга китүе. Авыл хуҗалыгы күтәрелеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә