КҮСЕ и. 1) Тычкансыманнар семьялыгыннан, тычканнан зур, соры йонлы, озын койрыклы кимерүче хайван. Ә хәзер колхозчының амбары-келәте тулы, өйалды тулы икмәк, күселәр анда колония-колония булып яшиләр ---. Ф.Яруллин. Шул күл суын озакламый шешәләргә тутырып, --- күсе агуы итеп кибетләрдә сатачаклар икән дип ишеттем. Р.Вәлиев. Япония галимнәре, ген инженериясе нигезендә, кош кебек сайраучы күселәр китереп чыгарган. Ирек мәйданы

2) күч. сөйл. Нинди дә булса тыныч һәм табыш китерә торган урында эшләп, борчылмыйча рәхәт яшәүче кешегә карата нәфрәт хисе белән әйтелә. «Ә син үзеңнең кемлегеңне онытма: безнең паёкны ашап симергән күсе!» – дип кычкырды Ленар. Р.Айзатуллин. Гордов, элеккеге кәнсәләр күсесенең ике мәгънәле сүзен ишетмәгәнгә салынып, ишеккә юнәлде. Ш.Рәкыйпов. Мөгаен, хакимияттән тинтерәтүче бүлек «күсе»седер, гадәттә алар тәкәббер кылана. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә