КҮСӘК и. 1. 1) Бәрү, ору, сугу, авыр әйберләрне каерып күтәрү һ.б.ш. өчен кулланыла торган, бер башы юанрак, икенче башы тотар өчен юнып нечкәртелгән агач. Алда --- бүрәнәләр арасында аркылы-торкылы күсәкләр салынган кара чокыр пәйда булгач, Дамирның йөрәге жу итеп китте. С.Шәрипов. [Хәдичә] Садри каршына килеп басты да, күсәгенә куш куллап таянган килеш, элеп тә алды ---. М.Хәсәнов. Аннан бер-ике метр озынлыгындагы (кибәннең зурлыгына карап) күсәкләр белән як-ягыннан терәтәсең. М.Мәһдиев 2) күч. гади с. Мәгънәсез, тәрбиясез кеше турында. Синең шулай тормышның өстеннән генә шуып яшәвең аркасында, Рашат күсәк булып үсте! Ф.Садриев. Оятсыз, күсәк! Шушындый балдызың өчен син учыңда аш пешереп бирергә тиеш. Ф.Яруллин. Дәрте булса да, дәрман ягының сай икәнлеген, теләге булса да, үзенең бер эшне дә төпле итеп белмәвен, егерме яшьлек күсәк булуын шунда аңлады ул. А.Гыйләҗев 3) күч. Нинди дә булса тупас көч кулланучы. Патша заманының тупас күсәге – кызыл борынлы исерек урядниклар – аларның яшьлек истәлегендә имәнеч шомлы карачкы булып гәүдәләнеп калган. Г.Бәширов 2. с. мәгъ. Тәрбиясез, әдәпсез, тупас яки аңгыра. Инспектор --- каршында басып торган инвалид сторожның өстенә төкерекләрен чәчә-чәчә: – Тинтәк! Күсәк! – дип чәрелдәде. Җ.Тәрҗеман ◊ Күсәк белән ору Көтелмәгәндә ишетелгән хәбәрнең яки сүзнең авыр тәэсир итүе турында. Ленар Сафин, гүя күсәк белән ордылармыни, миңгерәүләнеп калды. Р.Айзатуллин. Күсәк белән тондыру к. күсәк белән ору. Гүяки, минем артымнан килеп, зур күсәк белән тондырдылар ---. Ф.Яруллин. Күсәк күтәрү Кемгә яки нәрсәгә дә булса каршы бару; көрәшү. – Үзеңне тиңсенмәгәннәргә күз алартып йөрисең дә юк, бөтен дөньяга күсәк күтәрүең инде, гафу ит, акылсызлык, малай-шалайлык. Т.Әйди. – Кешеләр бер-берсенә күсәк күтәрергә тиеш түгел, – диде Рәшидә. М.Маликова. Күсәкнең юан башы төшү Күмәк кылган эш-гамәлләр өчен, аерым бер кешене генә җәзага тарту. Әмма ләкин күсәкнең юан башы Рәшиткә төшәргә тиеш. Ф.Яруллин |