КҮСӘ с. 1. Сакалы үсмәгән яки сакал төкләре бик сирәк булган. Икесе дә көбә кебек күсә йөзлеләр. Т.Нәбиуллин. Үз гомерендә әле бу салпы колаклы, күсә чырайлы --- кеше җиңүчеләр татый торган ширбәттән дә, качаклар һәм тоткыннарга тиеш ачы шәрабтан да авыз итәчәк. Р.Зәйдулла. Ул --- җирән төстәге күсә сакаллы, зур ачылган зәңгәр күзләре --- мәэюс кенә елмайган Гайсә сурәтләрен хәтерләтә иде. Р.-Н.Гүнтәкин

2. и. мәгъ. Сакалсыз кеше, сакал үсмәгән кеше. Һәр сакаллы берәр төк бирсә, күсә дә сакаллы булыр. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә