КҮРШЕ’-ТИРӘ җый. и. 1) Күршеләр, күршедә яшәүче кешеләр. Күрше-тирәдән керүчеләр дә бар иде ахрысы ---. Ә.Еники. Агай-эне белән, күрше-тирә белән болай да, кунаклашып та йөрешү юк. З.Зәйнуллин. Ул уйланып торган арада күрше-тирә бала-чагалары да өстәлеп, уен шактый кызып китте ---. Г.Галиева 2) к. күрше 2. (2 мәгъ.). Хәзер анда инде күрше-тирәдән күчеп килгән татарлар яши. М.Мәһдиев. Чабак елгасы ярындагы авылларда гына түгел, бөтен күрше-тирә районнарда да беренче күмәк бакча – колхоз бакчасы була бу. Г.Мөхәммәтшин |