КҮРШЕЛЕК и. Күрше булу, янәшә яшәү. Кайсы аңа бурычка баткан, кайсы сәдакасын алган. Туган-тумачалык, күршелек хакы --- дип тә кыймыйлар. Т.Әйди. --- авылда гел шулай, ике «ипи салу» арасында бер өзеклекне «әҗәткә кереп» ялгыйсы; бу – күршелекне беркетеп торучы гаять әһәмиятле бер хәл. М.Мәһдиев. Мирсәетнең Төркия белән Совет иле арасында яхшы күршелек мөнәсәбәтләре урнаштыру юлында җан атып йөрүе кайберәүләрнең эчен пошырган күрәсең. Р.Мөхәммәдиев |