КҮРШЕ и. 1. Янәшәдә, каршыда яки якында яшәүче, торучы кеше. Ул, күршеләрен уятмаска тырышып, --- ишекнең ачкычын бик әкрен генә борды. М.Маликова. Бергә күрше булып үскәннәр. --- Эстәрле суында кәрҗин белән ташбаш, маймыч, эт балыклары тотканнар. З.Зәйнуллин. Аяк тавышларыннан Мирза шуны чамалады: бу ханымнар --- күршеләр булдылар. Ә.Моталлапов

2. с. мәгъ.1) Янәшә булган, якын торган. Зөфәр урамга чыкканда, күрше капка төбендә ике әби утыралар иде. Н.Әхмәдиев. Машина тавышларына --- кушылып, күңелләрне сыкратып, күрше бүлмәдән моңлы җыр агыла да агыла. Р.Вәлиев. Вагонда барысы да йоклыйлар. Тик күрше купеда гына берәү йокысы күптән качкан тавыш белән сөйли ---. Р.Төхфәтуллин

2) Үзара янәшә торган; бер-берсенә чиктәш булган. Икенче елга калган Овчинников күршесенә төртеп алды ---. Җ.Тәрҗеман. Лариса күрше кафедрага Дәүләтшин кул астына күчкәннән бирле, аның белән сирәк күрешелә. М.Маликова. Опера тәмамлангач, күршедә утырганнар уята мине ---. З.Зәйнуллин

Күршегә кереп торасы юк «Үзебездә дә бар», «үзебездә дә җитәрлек» дигән мәгънәне белдерә. [Камышев:] Тәҗрибәң ике кешегә җитәрлек! Осталык өчен дә күршегә кереп торасың юк. И.Гази. Күршегә кереп торырга түгел к. күршегә кереп торасы юк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә