КҮРҮК и. диал. 1) к. күрек II (2 мәгъ). Былтыр Мәскәүдән зур бер министр килгәч, --- ашап-эчеп утыра торган урынны --- күрүкләр белән чебен-черкидән саклаганнар иде. Ф.Садриев 2) к. күрек II (3 мәгъ). Ул да әнә шулай, ярсып тальян күрүген тарта-тарта, сугышка киткәндә, соңгы тапкыр урам әйләнгән, диләр. И.Юзеев |