КҮРҮ ф. 1. 1) Күз белән карап кабул итү, карап сизү. Хәрәм ата исә башын түбән игән дә атлый да атлый, берәүне дә күрми, күрергә дә теләми сыман. М.Хәбибуллин. Аны күккә алып менәргә тиешле очучы ---, Зәйтүнәне күрүгә, җилдә каралган йөзен чытып куйды. М.Маликова

2) Очрату. Җиңел, хәрәкәтчән, тере гәүдәле Ләйләне, беренче күрүдә, кырыкка җитеп килә торган хатындыр бу, кафедра җитәкчеседер дип, һичкем әйтә алмас иде. М.Маликова. Гөлфия аны беренче тапкыр МТС конторасында күрде. Р.Төхфәтуллин. Анда [Казанда] мөһим йомышлары, күрәсе кешеләре бар. Ә.Моталлапов

3) Күз белән карап кабул итү сәләтенә ия булу. Якуп Сәйфи белән Шәүкәт сәхнәдәге үзгәрешләрне --- аңлатып барырга тырыштылар, тик тумыштан ук күрү сәләтеннән мәхрүм булган кешегә аларның аңлатуы --- музыка сөйләгәнне катлауландыра гына иде. Э.Касыймов. Гел кимсенә иде ул начар күрүе аркасында, ничә еллар буе «Дүрткүз» дигән кушамат тагып йөрде! М.Маликова

4) Аңлау, төшенү; сизү, белү. Бу надан студенттан эш чыкмаганын күргәч, мин икенче ягымдагы утыргычка таба әйләндем. Ф.Әмирхан. Ышаныгыз, сезнең кебек... кешенең газабын күрү миңа бер дә җиңел түгел. Ә.Еники. Беренче исеменнән мәкалә язу – аның биеклегеннән торып күрү һәм фикерләү дигән сүз. Ф.Садриев

5) Баштан үткәрү, кичерү; берәр нәрсәгә дучар булу. Мәрьям абыстай сугыш хикмәтләрен, улының күргәннәрен таңга калып --- тыңлый иде. Ә.Еники. Сугышта күргәннәре, кичергәннәре берничә кеше гомеренә тиң бит аның. И.Юзеев. Аның иңендә шактый таушалган кара пальто, --- кулында, үзе кебек үк, яшен яшәгән, дөнья күргән сумка иде. С.Шәмси

6) Берәр нәрсәнең яки берәр эшнең-хәрәкәтнең нәтиҗәсен үз тормышыңда тату, тою, сизү. Бүген укытучының күңеле аеруча күтәренке: Мәскәүдә өченче дәреслеге басылып чыккан ---. Ничә еллык хезмәтнең җимешен күрү, кулыңда тоту дигән сүз бит бу! М.Маликова // Нинди дә булса күңелсезлеккә, авырлыкка дучар булу. Ихтыярның да, зыян күргән кеше буларак, үтенечен исәпкә алганнар ахрысы: егетләргә кисәтү ясадылар да --- чыгарып җибәрделәр. Р.Вәлиев. Кәбир бу явызлыгы өчен күрер әле, Гөлчирәнең күз яшьләре тотмый калмас, тотар. Х.Сафина

7) Ирешелгән максатның нәтиҗәсен тою. Синеңчә, балалар үстерү, эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күрү --- кызык түгелмени? Ф.Яруллин. --- бүген, Фатих Кәрим биеклегеннән караганда, иҗатының бу чорында без ул күтәреләсе биеклекнең нигезләрен күрәбез. И.Юзеев

8) Берәр нәрсәгә ия булып, аңардан файдалану, аның белән эш итү. Безнең аның шикелле генә акча күргәнебез бар. Г.Камал. Әти-әни күрмәгән, алар кия алмаган киемнәрне киябез без хәзер. Татар иле

9) Кемне яки нәрсәне билгеле күзлектән бәяләү, күз алдына китерү дип санау. Ияләшермен, җайлашырмын, мәхәббәт насыйп түгел икән, нишлим, ирем итеп, баламның атасы итеп якын күрергә тырышырмын. Ә.Еники. --- барыбер аның итен ашый алмас иде, ул аларны оҗмах кошларыдай күрде. М.Хәбибуллин. Санын җыя алмаган картны, ямьсез хатыннарны үз балаңдай күрү өчен акылдан шашкан булырга кирәк! М.Маликова

10) Берәр нәрсәнең шаһиты булу, белү

11) Күзаллау, хыялда, планда күз алдына китерү

12) Нинди дә булса күңелсезлекнең сәбәпчесе итеп табу; кемне дә булса гаепле дип санау. Хатынының еш кәефсезләнүен авырлы булудан күрде Фатыйх. Ф.Яруллин. Атасы --- Зәйнәпне битәрли, эше уңмаганлыкларны Зәйнәптән күрә. М.Гафури

13) -а/-ә, -и/-ыйга беткән хәл фигыльләрдән соң боерык фигыль формасында килеп, үтенүне, ялваруны яки боеруны, теләкне белдерә. [Нәгыймә:] Ярар, кызым, бар. Минем өчен эшеңнән кала күрмә. Г.Камал. [Разия:] Сезнең белән юньләп исәнләшә дә алмадым, кичерә күрегез. Г.Ибраһимов

14) күч. Ахыргача аңлап, белеп бетерү. [Яңгура:] Мин дә сезне күреп җиткерә алмаганмын. Сез күзгә төтен җибәрергә нык остарып кайткансыз. Г.Әпсәләмов

2. рәв. мәгъ. күреп. Кемгә яки нәрсәгә дә булса ияреп, үрнәк алып. Күршедән күреп эшләү

3. кер. сүз функ. 1) сөйл. күр. Гаҗәпләнүне белдерә. [Гарәфи:] Күр, без вагонга утырганнан бирле, яткан урыныбыздан кузгалганыбыз юк. Г.Әпсәләмов

2) күрерсең, күрерсез, күрербез. Киләчәктә ачыкланыр, киләчәктә билгеле булыр. – Бар да, бар да рәтләнер, Хаҗи. Тик, зинһар, артык борчыла күрмә... Менә күрерсең... Күрерсең менә... [диде Һаҗәр]. М.Хәсәнов. – Юк, Заһид, – диде ул ышанычлы тавыш белән, – иртәгә көн аяз булачак, мин беләм, менә күрерсең... Р.Төхфәтуллин

4. ярд. ф. функ. 1) итү ярдәмче фигыленең мәгънәсенә туры килеп, исемнәрдән тезмә фигыль ясый. Ашлыкны кыш көне әвен белән сугуда әллә ничаклы файда күрә. Г.Ибраһимов. Өстәлдәге дәфтәрнең пароход машинасы белән ничек-ничек эш күрәсен өйрәткән җирен укып чыкты. Ф.Әмирхан

2) сөйл. -еп/-ып формалы хәл фигыльгә кушылып тезмә фигыль ясый торган карау сүзен алыштыра. Гомерендә бер мәртәбә булсын либретто язып күрмәгән --- кешегә --- зур либретто язарга яки зур операны тоташ тәрҗемә итәргә тапшыру мөмкин түгел иде. М.Җәлил. Татып күрсен инде хәзер Ачы үлем чишмәсен. Ф.Бурнаш

3) Кайбер исемнәрдән соң килеп, шул исем белән белдерелгән эш-хәлне башкаруны аңлата. Хәзер --- биредә көне-төне үрсәләнеп чабарга, --- өлкә комитеты секретарен каршылау һәм озату хәстәрен күрергә туры киләчәк. Ф.Садриев. Безнең Аяз өстәлнең мул булуын таләп итә иде һәм --- кунак чакырган көннәрдә, аш-су әзерләшү хәстәрен күрү эшендә катнашып яшәде. Н.Гыйләҗева. Каникулның соңгы көне юл хәстәрлеген күреп үтте. Р.-Н.Гүнтәкин

Күрә торып 1) Ачыктан-ачык, бер дә тартынмыйча. [Вәли карт:] Күрә торып, кеше җиренә, кеше хакына керәсез! Ш.Камал; 2) Белә торып. Күрә торып үлемгә барып булмый инде, юлны таба алсам, кире Чүкәйгә генә кайтырмын, дип, әллә ни гомер эзләп караса да, юк, тәки таба алмады Равил юл катысын. В.Нуруллин. «Хәйретдин агайны күрә торып үлемгә бирмәскә кирәк», – дип кабатлады ул күңеленнән. А.Гыйләҗев. Күр дә тор Һичшиксез, чыннан да, чынлап та, дөрестән дә. Безнең капкага да Сәмруг кошы кунар әле. Күр дә тор менә. М.Кәрим. Платон Платонович мине ярата, кафедрада эшкә калдыра. Күр дә тор, профессор булачакмын. А.Гыйләҗев. Күрер күзгә Беренче карашка; карап торганда. Ә Рухияне авызына караткан теге Эшләпә күрер күзгә дә алай бөтенләй үк бетереп ташларлык нәрсә түгел. В.Нуруллин. Бакча каравылчысы – без көлеп йөргән, ямьсез генә, күрер күзгә күрексез генә тол хатын. И.Юзеев. Әнисе дә күрер күзгә сылу гына икән. Н.Гыйматдинова. Күрмәгәнен күрсәтү Нинди дә булса катгый чара куллану. Ә без аларга [фрицларга] янә күрсәтәбез күрмәгәннәрен. Ш.Рәкыйпов. Хөппеҗиһанның кулы каты. Күрмәдем дисәң, күрмәгәнеңне күрсәтер. Г.Мөхәммәтшин. Бүтәннәр дә шаулаша башлады: – Әйе, әйе, шунда күрсәтербез без сиңа күрмәгәнеңне! В.Нуруллин. – Кара, кабахәт, мир алдында нәрсә сөйләп тора! --- Күрмәгәнеңне күрсәтермен! Ә.Моталлапов. Күрмәгәнне күрү Авырлык килү; нинди дә булса җәза алу. Ярый, бәхете бар икән, китеп котылды, күрмәгәнен күргән булыр иде. А.Алиш. Күрмәмешкә салыну Берәр кешене яки нәрсәне күреп тә, күрмәгән булып кылану, үзеңне аны күрмәгән кебек тоту. [Әтиең] Хәзер бөтенләй күрмәмешкә салына. Р.Вәлиев. Күрмәмешкә салышу к. күрмәмешкә салыну. Гайфулла аны күрмәмешкә салышып, пластмасс шешәне шарт-шорт китерә-китерә, су эчте. Ф.Яруллин. Карават янында басып торган Анна Ивановна, кереп баскан докторны күрмәмешкә салышып, Динәгә таба иелде ---. М.Маликова. Мансур Ибраһимович укытучы лабаса ---! Әлбәттә, ул Гөлкәйне күрмәмешкә салыша! Х.Ширмән. Күрми күрү Беренче тапкыр күрү

Күрә башлау Күрерлек дәрәҗәгә җитү. Гамир әнисенең салып кайтканын --- йөзеннән дә күрә башлады. З.Фәйзуллин

Күреп алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә күрү. --- танкка каршы ата торган туп бәләкәй нәрсә түгел. [Фашистлар] күреп алдылар. Ш.Рәкыйпов. --- Миләүшә үзләренә таба килүче авыл егетләрен күреп алды. Ф.Яруллин. Бер мизгелдә аның йөзен күреп алды ---. М.Маликова

Күреп бетерү Бөтенесен дә, барысын да күрү

Күреп җиткерү к. күреп бетерү

Күреп калу Күрергә өлгерү. Николай үзеннән арттарак туп төшеп шартлавын да, взвод командирын һава дулкыны җиргә сылавын да бер мизгелдә күреп калды. Ш.Рәкыйпов. Моны карчыкның яныннан китми төн уздырган фельдшер кыз гына күреп калды. С.Шәмси. Ул бары үзенә ташланучыларның биш кеше --- икәнлеген генә күреп калды. В.Нуруллин

Күреп килү Күптәннән, озак вакыт дәвамында күрү. Алар нәселенә кагылышлы күңелсез хәлләрне дә Лиза күреп һәм сизеп килде. Г.Әдһәм

Күреп тору Әледән-әле, ара-тирә яки даими күрү. [Рухия] Равил күреп торган чакларда, бүтән малайлар янында юри чытлыклана башлады. В.Нуруллин. Ихтыяр болай да барысын белеп, күреп тора лабаса. Р.Вәлиев. Исламның да йөрәк яна, ул бит сукыр түгел – кызның үзенә ничек тартылуын күреп тора. С.Шәмси



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә